Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаллыдан — уңыш белән

«Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр 10 декабрьдә Чаллы шәһәренә, 14-17 яшьлек үсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча шәхси беренчелек өчен ачык ярышка барып кайттылар. Турнирда республикабызның егерме шәһәреннән һәм районыннан 200ләп спортчы бил алышкан. Бездән анда барган тугыз көрәшченең бишесе үз үлчәүләрендә уңышка ирешкәннәр: Булат...

«Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр 10 декабрьдә Чаллы шәһәренә, 14-17 яшьлек үсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча шәхси беренчелек өчен ачык ярышка барып кайттылар.

Турнирда республикабызның егерме шәһәреннән һәм районыннан 200ләп спортчы бил алышкан. Бездән анда барган тугыз көрәшченең бишесе үз үлчәүләрендә уңышка ирешкәннәр: Булат Динмөхәммәтов, Инсаф Ямалов һәм Булат Вафин - җиңүчеләр, Ренас Кәлимуллин - икенче, ә Сергей Парфенов өченче урынны алган. Монда аларның тренеры Илнар Гәрәевнең дә өлеше зур.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев