Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгычылар ярышка чыкты

«Россия чангы юлы - 2016» акциясенә кушылып, узган шимбә көнне Түбән Кама чангычылары да стартка басты. «Батыр» спорт комплексы янында уздырылган бу ярышта мәктәп балалары да, студентлар да, эшләүчеләр дә, пенсионерлар да катнашты. Яхшы әзерлекле спортчылар 5 километрлы дистанциядә узышты, ә калганнар өчен дистанция 1,5 километрлы иде. Ярыш тәмамлангач, үз...

«Россия чангы юлы - 2016» акциясенә кушылып, узган шимбә көнне Түбән Кама чангычылары да стартка басты.
«Батыр» спорт комплексы янында уздырылган бу ярышта мәктәп балалары да, студентлар да, эшләүчеләр дә, пенсионерлар да катнашты. Яхшы әзерлекле спортчылар 5 километрлы дистанциядә узышты, ә калганнар өчен дистанция 1,5 километрлы иде.
Ярыш тәмамлангач, үз төркемнәрендә призлы урыннарны алган чангычыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН.
 
Уңышсыз булган бәйге сабаклары
Узган атна ахырында Түбән Кама көрәшчеләре Зәйгә, «Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил исемендәге призы өчен республика бәйгесенә барып кайттылар.
Республикабызда милли көрәш буенча иң дәрәҗәле саналган ярыш (көрәшчеләр телендә - «Җәлил турниры») бу юлы безнекеләр өчен уңышсыз булды. Соңгы еллардан аермалы буларак, көрәшчеләребезнең берсе дә призлы урыннарга чыга алмаган. Нәтиҗәдә, безнекеләр ярышта катнашкан 49 команда арасында 17нче урында (узган елгы Җәлил турнирында - 9нчы, аннан алдагы 2014 елда 6нчы урынны алган иделәр).
Мондый чигенүнең төрле сәбәпләре бар. Берсе шул -
соңгы вакытта Түбән Каманың милли спорт көрәше дөньясында ниндидер таркаулык сизелә. Менә бу ярышка да, иң көчле көрәшчеләрне бер командага туплап җибәрәсе урында, шинчылардан һәм нефтехимиклардан аерым командалар киткән. Нәтиҗәдә, «Шинник»ныкылар - 17нче, ә «Факел»дан баручылар тагын да түбән 26нчы урында... Спорт җитәкчеләре моңа битараф калмыйча, хәлне төзәтү чарасына керешсен иде.
Хәер, үзебезнекеләрне генә гаепләү урынсыз, ярыш хөкемдарлары да, кем әйтмешли, этлек күрсәткән. 130 килограммнан авыррактагылар арасында безнең Марат Мөхәммәтҗанов белән бу юлы Зәй командасы өчен көрәшкән Сергей Павлик бил алышканда, Маратка карата ачыктан-ачык гаделсезлек күрсәтеп, көндәшеннән «җиңүче» ясаганнар. Чөнки кайда күбрәк түләсәләр, шунда күчеп йөрүе белән «күчмә көрәшче» булып танылган Павликны бу юлы келәм хуҗалары - зәйлеләр сатып алган. Нишлисең, соңгы елларда милли көрәшебезгә дә, хоккейдагы һәм футболдагы кебек, спортчыларны читтән сатып алу кебек начар гадәт килеп керде... Ул яктан түбәнкамалыларның намусы чиста, безнең шәһәр һәм район өчен барлык ярышларда үзебезнең көрәшчеләр чыгыш ясый. Тик менә аларның бердәмлеген ныгыту һәм кызыксындыру чаралары тудыру өчен җитәкчеләрнең игътибары җитми кебек.
Югыйсә, бездә яшь көрәшчеләрне әзерләү әйбәт бит. Менә 2015 елдагы эш нәтиҗәләре буенча да, Татарстан милли көрәш федерациясе президиумы карарыннан күренгәнчә, «Шинник» спорт комплексы тренеры Илнар Гәрәев, хәтерем ялгышмаса, сигезенче мәртәбә инде, республиканың яшь көрәшчеләр белән эшләүче иң яхшы остазы дип табылган. Ул яшьләрне мәктәптән чыгып киткәч тә югалтмаска иде.
В. БОРИСОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев