Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгычы Диләрә алтын медаль алды

«Нефтехимик» спорт клубы чаңгычысы Диләрә Сабирҗанова Идел буе федераль округы беренчелегенә үткәрелгән ярыштан алтын медаль алып кайтты. Ижевск шәһәрендә узган ул ярышка Диләрә Татарстанның хатын-кызлар җыелма командасы белән барган иде. Түбән Кама кызы 4х3 километрлы эстафетаның өченче этабында узышты. Республикабыз командасы Идел буе федераль округы күләмендә беренче урынны яулады, моңа...

«Нефтехимик» спорт клубы чаңгычысы Диләрә Сабирҗанова Идел буе федераль округы беренчелегенә үткәрелгән ярыштан алтын медаль алып кайтты.
Ижевск шәһәрендә узган ул ярышка Диләрә Татарстанның хатын-кызлар җыелма командасы белән барган иде. Түбән Кама кызы 4х3 километрлы эстафетаның өченче этабында узышты. Республикабыз командасы Идел буе федераль округы күләмендә беренче урынны яулады, моңа безнең Диләрә дә лаеклы өлеш кертте.
 
Яшь көрәшчеләрнең яңа уңышы
«Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүчеләр узган ял көннәрендә Әлкигә, 2002-2004 елгы яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегенә барып кайтты.
Ярыш билбаулы көрәш-нең классик һәм ирекле стильләрендә үткәрелде, анда малайлар да, кызлар да көч сынашты. Малайлар арасында үзләренең авырлык үлчәүләрендә Илшат Нургатин һәм Руслан Чернов - беренче, Нәфис Шәйдуллин, Илья Колпаков һәм Булат Шәйхуллов - икенче, Әлфис Шәйдуллин, Айназ Мостафин һәм Данил Каранаев өченче урыннарны алдылар. Кызлар да сынатмады, алар ярышында Сабина Баһаветдинова җиңү яулады, Айсылу Яруллина һәм Аделя Бушмакина -
икенче призерлар.
Командалар беренче-легендә безнекеләр, келәм хуҗасы булган әлкилеләрдән һәм Алексеевск спортчыларыннан гына калышып, егерме команда арасында призлы өченче урынга чыктылар. Бу уңышка ирешүдә яшь көрәшчеләребезнең тренерлары Илнар Гәрәев, Олег Егоров һәм Сергей Михайловның да өлешләре зур.
 
Безнекеләр йөзүдә дә сынатмый
Казанда йөзү буенча Татарстан чемпионаты узды, анда безнең Түбән Кама яшьләре дә сынатмады.
Равил Булатов җитәкче-легендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Гөлинә Камалиева брасс стиле белән 100 һәм 200 метрлы дистанцияләргә йөзүдә икенче булып килде. Аның бу уңышын тренеры Илдар Шәрәфетдинов та уртаклаша.
«Нефтехимик» спорт клубы тренеры Артем Федоровның өйрәнчекләре Александр Кубасов (1500 метр, ирекле стиль) һәм Владислав Иванов (200 метр, баттерфляй), шулай ук, икенче урыннарны алдылар.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев