Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Булатов мәктәбе сынатмый

Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә ирекле көрәш белән шөгыльләнүчеләр май ае башындагы ял көннәрендә ике зур ярышка барып, бик күп призлы урыннар яуладылар. Яр Чаллыда СССРның спорт остасы В.Панов истәлегенә багышланган Бөтенроссия ирекле көрәш турниры үткәрелде. Пермь краеннан, Ульяновск өлкәсеннән, Удмуртия, Чувашия һәм Татарстан республикаларыннан иң көчле спортчылар җыелган бу...

Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә ирекле көрәш белән шөгыльләнүчеләр май ае башындагы ял көннәрендә ике зур ярышка барып, бик күп призлы урыннар яуладылар.
Яр Чаллыда СССРның спорт остасы В.Панов истәлегенә багышланган Бөтенроссия ирекле көрәш турниры үткәрелде. Пермь краеннан, Ульяновск өлкәсеннән, Удмуртия, Чувашия һәм Татарстан республикаларыннан иң көчле спортчылар җыелган бу турнирда яшьләр дә, зурлар да көрәште. Безнекеләрдән Илдус Гыйниятуллин, Заур Магомедов, Артур Васютов, Руслан Солтанов һәм Александр Павлов үз авырлык үлчәүләрендәге яшьтәшләре арасында җиңү яуладылар. Тимур Васильев икенче урынны алды, ә Валентин Черепанов, Владислав Чураков, Игорь Балыков, Даниил Царев, Илья Абрамов һәм Эмиль Хәмзин - өченче призерлар. Аларның бу уңышында тренерлары Илдар Булатов, Лилия Исламова, Инсаф Низамиев, Рәис Булатов, Айдар Хөҗҗәтуллин һәм Ранис Гыйниятуллинның да өлеше зур.
Ә Алексеевскида 2000-2005 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча республика беренчелегенә ярыш узды. Безнекеләр анысыннан да буш кул белән кайтмады, әлбәттә. Үз авырлык үлчәүләрендә Тимур Джобиров - беренче, Алмаз Идиятуллин, Руслан Кәлимуллин, Булат Минһаҗетдинов, Нурулла Шерматов һәм Ранис Шәрифуллин - икенче, Эмиль Хәмзин, Булат Сафиуллин, Андрей Филиппов һәм Абдулла Шерматов -
өченче урыннарда. Яшь көрәшчеләрнең бу уңышын тренерлары Ранис Гыйниятуллин һәм Альберт Архипов та уртаклаша.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев