Туган як

Булат Вафин - Россиядә беренче

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Булат Вафин билбаулы көрәш буенча Россия күләмендәге бәйгедә җинү яулады. 1995-1997 елгы юниорлар (яшьләр) арасында билбаулы көрәш буенча Россия Федерациясе беренчелегенә ярыш Башкортстанда узды. Булат бил алышкан 68 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә 26 спортчы булып, шәһәрдәшебез биш әйләнештә дә үзенең барлык көндәшләрен җиңгән. Шул исәптән, узган...

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Булат Вафин билбаулы көрәш буенча Россия күләмендәге бәйгедә җинү яулады.
1995-1997 елгы юниорлар (яшьләр) арасында билбаулы көрәш буенча Россия Федерациясе беренчелегенә ярыш Башкортстанда узды. Булат бил алышкан 68 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә 26 спортчы булып, шәһәрдәшебез биш әйләнештә дә үзенең барлык көндәшләрен җиңгән. Шул исәптән, узган ел үзе оттырган көчле Карачай егетен дә бу юлы, көрәшчеләр теле белән әйтсәк, «чистага суккан».
Нәтиҗәдә, Булат үз авырлык үлчәвендә беренче урынны яулап, билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы нормативын үтәгән. Бу җиңүе аңа спортның шушы төре буенча дөнья беренчелеге өчен ярышта катнашу хокукы бирә. Егетебезнең спорттагы уңышлары - аның тренеры Илнар Гәрәев һәм «Шинник»ның көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльманов өчен дә зур горурлык.
Булат Вафин шәһәребездәге икътисад, идарә һәм хокук колледжының соңгы курсында укый, шул ук вакытта, НПАТПда эшли.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: