Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бронзага ия булган

Мәскәүдә өстәл теннисы буена Россия Кубогы узган. Бәйгедә илнең 20 регионыннан көчле 32 команда (16сы - егетләр һәм 16сы - кызлар) катнашкан. Татарстанның җыелма командасы составында Түбән Кама «Нефтехимик» спорт клубы вәкиле, спорт мастеры Дарья Шадрина чыгыш ясаган. Республика хатын-кызлар командасы, Ярославль, Краснодар һәм Байкал арты өлкәләре уенчыларын җиңеп, беренче...

Мәскәүдә өстәл теннисы буена Россия Кубогы узган. Бәйгедә илнең 20 регионыннан көчле 32 команда (16сы - егетләр һәм 16сы - кызлар) катнашкан. Татарстанның җыелма командасы составында Түбән Кама «Нефтехимик» спорт клубы вәкиле, спорт мастеры Дарья Шадрина чыгыш ясаган.
Республика хатын-кызлар командасы, Ярославль, Краснодар һәм Байкал арты өлкәләре уенчыларын җиңеп, беренче урынга ия булган. «Москва-2» теннисчылары да безнекеләргә 3:1 исәбе
белән оттырган. Узган ел Ярымфиналда татарстанлылар Россия Кубогы җиңүчесенә - Мәскәү командасына оттырып, бронза алганнар.
Дарья Шадринаның тренеры Олег Смирнов әйтүенчә, кыз 4 матч уйнап, бары берсендә җиңелгән. «Аңа тәҗрибә җитми - ул үзеннән өч яшькә өлкәнрәк спортчы белән ярышты. Шуңа күрә әлеге бүләкне аның уңышы дип әйтергә дә була. Яшүсмерләр арасындагы дөнья беренчелегендә Дарьяның Россия җыелма командасы составына кертелүе шушы хакта сөйли», - дип аңлатты ул.
 

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев