Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бүләккә - татами

Бүләккә - татами Тренер Фәргать Садыйков җитәкчелегендә дзюдо көрәше белән шөгыльләнүче малайлар республика күләмендәге ярышта яңа уңышка иреште. 15 яшькә кадәрге дзюдочылар арасында Татарстан беренчелеге өчен Казанда уздырылган ул ярышта үз авырлык үлчәүләрендә Илмир Садыйков (46 кг) - беренче, Марат Хаҗиморатов (55 кг) икенче урыннарны алдылар. Бу малайлар икесе дә...

Бүләккә - татами

Тренер Фәргать Садыйков җитәкчелегендә дзюдо көрәше белән шөгыльләнүче малайлар республика күләмендәге ярышта яңа уңышка иреште.

15 яшькә кадәрге дзюдочылар арасында Татарстан беренчелеге өчен Казанда уздырылган ул ярышта үз авырлык үлчәүләрендә Илмир Садыйков (46 кг) - беренче, Марат Хаҗиморатов (55 кг) икенче урыннарны алдылар. Бу малайлар икесе дә Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиянең җиденче "б" классында укый. 3нче мәктәпнең сигезенче "а" классы укучысы Егор Данилов та әйбәт көрәште, призер ук була алмаса да, республика күләмендә бишенче урын да начар түгел инде.

Шушы ук ярышта Татарстаннан дзюдо федерациясе президенты, полиция генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев Түбән Кама тренеры Фәргать Садыйковка татами (дзюдочылар көрәшә торган келәм) алу өчен сертификат бүләк итте. Фәргать әйтүенчә, ул татамидан 2нче гимназиядә шөгыльләнүчеләр файдаланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев