Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Билбаулы көрәш тә – безнеке

Ике мәртәбә дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы Шамил Садриев истәлегенә багышланган билбаулы көрәш турниры «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче яшьләргә уңыш китерде. Без Сабантуйларда күреп ия-ләнгән татарча көрәшкә якын булган бу халыкара спорт төре буенча ярыш узган атна ахырында шәһәребезнең «Дружба» спорт комплексында үткәрелде. Анда безнекеләрдән Айназ Фәсхетдинов үз авырлык...

Ике мәртәбә дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы Шамил Садриев истәлегенә багышланган билбаулы көрәш турниры «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче яшьләргә уңыш китерде.
Без Сабантуйларда күреп ия-ләнгән татарча көрәшкә якын булган бу халыкара спорт төре буенча ярыш узган атна ахырында шәһәребезнең «Дружба» спорт комплексында үткәрелде. Анда безнекеләрдән Айназ Фәсхетдинов үз авырлык үлчәвендә җиңү яулады, Илшат Таһиров һәм Динар Әүхәдиев икенче һәм өченче призлы урыннарны алдылар. Биредә әле егетләр генә түгел, кызлар да көч сынашты, алар арасында безнең Сабина Баһаветдинова җиңде. Өйрәнчекләренең бу уңышында тренерлары Илнар Гәрәев һәм Олег Егоровның да өлеше зур.
Җәлилгә багышлап, Җәлилдә...
«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче яшь дзюдочылар герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган ачык республика турнирында уңышлы чыгыш ясадылар.
Азнакай районының Җәлил поселогында үткәрелгән бу ярышта Әмирхан Әминов үз авырлык үлчә-вендә җиңү яулады, Илья Левин икенче урынны алды. Кызлар арасында Александра Плотниковага үз үлчәвендә тиңнәр булмады. Яшь спортчылар дзюдо көрәше серләрен тренерлары Сергей Михайлов җитәкчелегендә үзләштерәләр.
Җитәкчеләр бильярд уйнады
Түбән Камадагы «Сити-Молл» сәүдә үзәгендә урнашкан «Третий глаз» бильярд клубында «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе җитәкчеләре өчен бильярд ярышы оештырылды.
Йөк шиннары заводының баш технологы Руслан Миндубаев бу уенда иң зур осталык күрсәтте. Икенче һәм өченче урыннарда - «Татнефть-Нефтехим»ның сак хезмәте начальнигы Андрей Бесов һәм йөк шиннары заводының башкаручы директоры урын-басары Федор Назаров.
Нур ТУГАНОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев