Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Биектаудан – яңа үр яулап

«Шинник» спорт комплексы командасы яшьләр арасында татарча көрәш буенча республика беренчелегенә үткәрелгән ярышта уңышлы чыгыш ясады.

Бу юлы безнекеләр Биектауга, шул районда туып-үскән атаклы пәһлеваныбыз, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган яшьләр турнирына бардылар. Бишенче мәртәбә уздырылган бу бәйгедә 2001-2003 елгы егетләр көч сынашты. «Шинник»ның яшь көрәшчеләре, гадәттәгечә, анда да сынатмады. Үз авырлык үлчәүләрендә Алмаз Җиһангәрәев һәм Илмир Хәсәншин җиңү яуладылар, Владислав Михайлов – икенче призёр, ә Вячеслав Михайлов, Булат Шәйхуллов, Илсаф Сафиуллин һәм Даниф Галиуллин өченче призлы урыннарны алдылар. Командалар беренчелегендә түбәнкамалылар, бары тик турнир хуҗасы булган Биектау спортчыларын гына алга уздырып, егерме команда арасында икенче призлы урынга лаек булдылар. Яшь көрәшчеләребезнең бу уңышны – тренерлары Илнар Гәрәев һәм «Шинник»ның көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльманов өчен дә горурлык.
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X