Туган як

Безнекеләр сынатмады

Узган ял көннәрендә Казан шәһәрендә 1997-1999 елгы малайлар һәм 16 яшькә кадәрге кызлар арасында республика беренчелегенә ирекле көрәш турниры үткәрелде. Бу ярышка шәһәребезнең Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә барды һәм призлы урыннар яулап кайтты. Үз авырлык үлчәүләрендә Алмаз Рәфыйков (38 кг), Артур Васютов (42 кг) һәм Кристина...

Узган ял көннәрендә Казан шәһәрендә 1997-1999 елгы малайлар һәм 16 яшькә кадәрге кызлар арасында республика беренчелегенә ирекле көрәш турниры үткәрелде.
Бу ярышка шәһәребезнең Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә барды һәм призлы урыннар яулап кайтты. Үз авырлык үлчәүләрендә Алмаз Рәфыйков (38 кг), Артур Васютов (42 кг) һәм Кристина Тиморошкина (32 кг) җиңү яуладылар. Риваз Гыйниятуллин (50 кг), Таһир Хафизов (42 кг) һәм Вероника Шмагина (44 кг) - икенче призерлар. Ә Айдар Биктимеров (63 кг), Максим Шевель (69 кг), Артур Бикбауов (42 кг) һәм Илдар Исламов (38 кг) өченче призлы урыннарны алдылар.
Яшь көрәшчеләрнең бу уңышында тренерлары Илдар Булатов, Инсаф Низамиев, Юрий Ильин, Урал Харрасов, Олег Егоров, Рөстәм Гыйльфанов, Айдар Хөҗҗәтуллин һәм Илсур Нәфыйгуллинның да лаеклы өлешләре бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: