Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр сынатмады

Күптән түгел Баулы шәһәрендә Кама аръягы беренчелегенә яшьләр арасында шахмат ярышлары булды. Анда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Октябрьский (Башкортстан) шәһәрләреннән, Актаныш, Мөслим район үзәкләреннән һәм Җәлил эшчеләр поселогыннан килгән 132 шахматчы 2006 елга кадәргеләр һәм 2005-2000 елда туганнар арасында команда һәм шәхси беренчелек ярышларында катнаштылар. 1нче,...

Күптән түгел Баулы шәһәрендә Кама аръягы беренчелегенә яшьләр арасында шахмат ярышлары булды.
Анда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Октябрьский (Башкортстан) шәһәрләреннән, Актаныш, Мөслим район үзәкләреннән һәм Җәлил эшчеләр поселогыннан килгән 132 шахматчы 2006 елга кадәргеләр һәм 2005-2000 елда туганнар арасында команда һәм шәхси беренчелек ярышларында катнаштылар.
1нче, 2нче сыйныф укучыларыннан торган Түбән Кама командасы, 16 команда арасында өченче, дүртенче урыннарны бүлеште. Ә шәхси ярышларда барлык шахматчыларыбыз - Андрей Горин (10нчы мәктәп), Зарина Әминова һәм Әмир Хәертдинов (25нче гимназия), Наилә Гыйлаҗева һәм Нәзир Гурбанов (2нче гимназия), Камилла Юссиннелие (19нчы мәктәп) үз яшьтәшләре арасында призлы урыннарга лаек булды:
2005-2000 елда туганнар арасында Түбән Кама командасы 7 команда арасында 1нче прзилы урынны яулады.
Барлык яшь шахматчылар да, шәһәребенең яшьләр белән эшләү идарәсенең «Батыр» спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр.
Камил ШӘЙХЕТДИНОВ,
шахмат буенча югары
категорияле тренер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев