Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр Россиядә беренче!

«Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче Илшат Таһиров һәм Динар Әүхәдиев Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән зур җиңү яулап кайттылар. Анда узган ял көннәрендә 1999-2002 елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча Россия беренчелеге үткәрелде. Илнең унсигез төбәгеннән җыелган көрәшчеләр арасында, алдан ук көтелгәнчә, Татарстан вәкилләренә тиңнәр табылмады. Арада көчлерәк булып саналган Башкортстан,...

«Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче Илшат Таһиров һәм Динар Әүхәдиев Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән зур җиңү яулап кайттылар.
Анда узган ял көннәрендә 1999-2002 елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча Россия беренчелеге үткәрелде. Илнең унсигез төбәгеннән җыелган көрәшчеләр арасында, алдан ук көтелгәнчә, Татарстан вәкилләренә тиңнәр табылмады. Арада көчлерәк булып саналган Башкортстан, Пермь, Оренбург һәм Марий-Эл спортчылары да җиңүләр саны буенча татарстанлылардан шактый калышты.
Республикабыз көрәшчеләренең бу уңышына түбәнкамалылар да лаеклы өлеш кертте. 1999-2000 елгылар төркемендә 14нче лицей укучысы Илшат Таһиров 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә беренче урынны алды. Ә 2001-2002 елгылар арасында Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия укучысы Динар Әүхәдиев 80 килограммга кадәрге үлчәүдә бил алышкан барлык көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты.
Ил беренчелегендәге җиңүләре нәтиҗәсендә, Илшат һәм Динар Россия спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәделәр. Егетләрнең бу зур уңышы белән тренерлары Илнар Гәрәев тә горурлана ала.
Нур Туганов.
Фотода (сулдан уңга): Илнар Гәрәев, Динар Әүхәдиев, Илшат Таһиров һәм аның әтисе Илгиз Стәрлетамакта.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев