Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр - иң көчлесе

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче яшь көрәшчеләрнең тагын өчесе үз осталыкларын ил күләмендә күрсәтеп кайтты. Чувашия башкаласы Чебоксарда яшьләр арасында милли көрәш буенча Россия беренчелегенә ярыш узды. Анда илнең татарлар яши торган төбәкләреннән барлыгы 15 команда катнашты, шул исәптән, Кырымнан да килгәннәр иде. Татарстан җыелма командасы, елдагыча, барысыннан да өстен булды...

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче яшь көрәшчеләрнең тагын өчесе үз осталыкларын ил күләмендә күрсәтеп кайтты.
Чувашия башкаласы Чебоксарда яшьләр арасында милли көрәш буенча Россия беренчелегенә ярыш узды. Анда илнең татарлар яши торган төбәкләреннән барлыгы 15 команда катнашты, шул исәптән, Кырымнан да килгәннәр иде. Татарстан җыелма командасы, елдагыча, барысыннан да өстен булды (икенче һәм өченче призлы урыннарда ­ - Башкортстан һәм Чиләбе).
Республикабыз җыелма командасында «Шинник»тан өч көрәшче бар иде. Һәм алар өчесе дә татарстанлылар җиңүенә саллы өлеш кертә алды. 15-16 яшьлекләр арасында - Илшат Таһиров һәм Вадим Демидов, ә 17-18 яшьлекләр төркемендә Эрик Мәхмүтов үз авырлык үлчәүләрендә беренче урыннарны яуладылар. Бу - тренерлары Илнар Гәрәев һәм «Шинник»ның көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльманов өчен дә зур горурлык.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X