Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнең кызлар – республикада беренче!

«Шинник» спорт комплексының 2007-2008 елгы кызлар командасы Лениногорск шәһәрендә республика беренчелегенә үткәрелгән җиңел атлетика ярышында җиңү яулады.

Бу ярышта Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Лениногорск шәһәрләреннән барлыгы унсигез команда катнашты. Безнең шәһәр данын «Шинник» спорт комплексы һәм «Нефтехимик» спорт клубы командалары яклады. Көч сынашу җиңел атлетиканың дүрт төрендә барды – 60 метрга йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, ядрә этәрү.
Дүрт төр буенча да гомуми нәтиҗәләрне исәпләгәч, «Шинник» спорт комплексы кызлар командасының (Лилия Әхмәтгәрәева, Анастасия Вәлиева, Әдилә Гобәйдуллина һәм Камилә Вәлиуллина), барлык көндәшләрен узып, беренче урынны алуы ачыкланды. Лилия Әхмәтгәрәеваны аерым билгеләп үтәргә кирәк: биеклеккә сикерүдә 162 сантиметрга «очып менеп», бу ярышның рекордлы күрсәткеченә ия булды ул. Кызларыбызның уңышы – тренерлары Екатерина Закирова, Елена һәм Нәфис Сәйфиевләрнең дә хезмәт җимеше.
Шәһәребезнең икенче командасына – «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче кызларга сигезенче урын белән канәгатьләнергә туры килде.

«Шинник»
спорт комплексының матбугат хезмәте

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев