Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Берәүләр үстерә, икенчеләр «аулый» ...

Шушы көннәрдә Н.А. Зеленов исемендәге «Шинник» спорт комплексында Түбән Кама көрәш федерациясенең ачык җыелышы үткәрелде. Анда оештыру мәсьәләләре каралды, шулай ук, үзебезнең милли спорт төрен үстерүдәге проблемалар һәм аларны чишү юллары турында зур сөйләшү булды.

Мондый очрашуның күптәннән булганы юк иде, шуңа күрә сораулар да күп җыелган. Бер-бер артлы сүз алып, Шамил Локманов, Алексей Журавлев, Рамил Минабетдинов, Артем Морозов, Ришат Фәсәхетдинов, Динар Гатиятов һ. б. көрәшчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр. Әйтик, кайбер предприятие җитәкчеләренең ярышка җибәрү өчен түләүле ял көннәре бирергә теләмәве, җитмәсә, башка шәһәрләрдәге һәм районнардагы ярышларга бару өчен транспорт булмавы сәбәпле, үз машиналары белән йөрергә туры килү турында әйттеләр. Болары, әл-бәттә, урынлы сораулар һәм аларны, ничек тә, хәл итәргә кирәк. Әмма белдерелгән дәгъваларның берсе – кайбер көрәшчеләрнең үзләрен «Шинник»тагы күнегүләргә кертмәүдән зарланулары белән килешеп булмый.
Монда аңлатма биреп китәргә кирәктер. Соңгы елларда Татарстанда милли көрәшкә дә хоккейдан һәм футболдан начар үрнәк йокты: ярышларда үз шәһәрең яки районың данын яклау өчен көрәшчеләрне үзең үстереп мәшәкатьләнмичә, читтән акчага яллау. Түбән Кама, шөкер, андый көнгә калмаган, ләкин безнекеләрне читләр нык «аулый» башлады. Үзләре яши торган Түбән Кама өчен тырышасы урында, үз командаларын, кечкенәдән тәрбияләп үстергән тренерларын ташлап, читләргә ялланалар икән, ярар, анысы үз эшләре, үз намусларында калсын, дияр идең. Ләкин алар бит әле ярышлар арасында «Шинник»та шөгыльләнүләрен дәвам итәр-гә телиләр икән! Түбән Кама тренерлары безгә көндәш булган чит командалар өчен дә көрәшчеләр әзерләсенмени? Юк инде, читләргә сатылгансың икән, күнегүләрне дә шунда, яңа иптәшләрең белән уздыру дөресрәк булыр...
Җыелышта бу һәм башка мәсьәләләр турында көрәш ветераны, Татарстанның атказанган спорт остасы Гакыйф Борһанов, «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев, «Шинник»ның көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльманов һәм өлкән тренер Илнар Гәрәев үз фикерләрен белдерделәр. Төп фикер шул: тотрыклы, көчле команда әзерләү,
кайберәүләрнең читтәге «калҗа»га кызыгу ихтыяҗын калдырмау өчен, көрәшчеләребез-не тиешенчә матди кызыксындыру кирәк, монысы белән беркем дә бәхәсләшми.
Хәер, бу юнәлештә инде җитди чаралар күрелә башлады. Шәһәребезнең көрәш осталарын әзерләү үзәге булып танылган «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев тәкъдиме һәм үтенече белән, Түбән Кама көрәш федерациясе рәисе вазифаларын үз өстенә алырга Рафис Мостафин риза булды. Заманында хезмәт юлын Түбән Кама шин заводында гади эшче булып башлаган, соңгы ике дистә ел дәвамында «РаМус» сәүдә компаниясенең генераль директоры, шәһәр советы депутаты Рафис Миңневәли улы – милли җанлы шәхес, татар халкының туган телен, рухи мирасын, күркәм гореф-гадәтләрен саклау һәм яшь буынга җиткерү өчен чын күңелдән тырышучыларның берсе. Спортны да үз итә: яшь чагында бокс белән шөгыльләнгән, хәзер татарча көрәш ярышларын, аерым алганда, Данил Галиев истәлегенә багышланган турнирны оештыруда ел саен ярдәм
күрсәтә. Көрәш федерациясе рәисе булырга, һичшиксез, лаеклы кеше дип, җыелышта катнашучылар аны бертавыш-тан сайлады. Үзенең җавап сүзендә Рафис Мостафин кө-рәшчеләргә тиешле матди ярдәм күрсәтеләчәген әйтте, ә ул сүзен җилгә очыра торган кеше түгел.
Җыелышта «Шинник» спорт комплексының ике хезмәткәренә җәмәгатъ тәртибендәге өстәмә вазифалар йөкләнде. Инструктор, Татарстанның атказанган спорт остасы Габбас Әхмәдиев көрәш федерациясенең көндәлек эшчәнлеген алып барырга тиешле башкаручы директор булып сайланды. Көрәш бүлегенең өлкән тренеры Илнар Гәрәев, бер үк вакытта, Түбән Кама җыелма командасының баш тренеры да булачак. Шулай ук, көрәш командасы өчен тектереләчәк спорт киеме эскизлары да расланды.
Кыскасы, Түбән Камада спортның милли төре җанланыр, республика күләмендә яуланган югары үрләрнең акрынлап югала баруына чик куелыр, дигән өмет бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев