Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Беренчелекне бирмиләр

Дүртенче ел рәттән командалары арасында шәһәр мәгариф идарәсе начальнигы кубогына шахмат ярышлары үткәрелә һәм инде дүртенче мәртәбә анда 2нче татар гимназиясе укучылары беренче урында. Сайлап алу ярышларында шәһәребезнең барлык мәктәпләре дә (30дан артык) катнашты, ә финал ярышларына биш мәктәп укучылары үтте. Финал уеннары 6нчы мәктәпнең "Каиссия" шахмат клубында уздырылды. 2нче...

Дүртенче ел рәттән командалары арасында шәһәр мәгариф идарәсе начальнигы кубогына шахмат ярышлары үткәрелә һәм инде дүртенче мәртәбә анда 2нче татар гимназиясе укучылары беренче урында.

Сайлап алу ярышларында шәһәребезнең барлык мәктәпләре дә (30дан артык) катнашты, ә финал ярышларына биш мәктәп укучылары үтте. Финал уеннары 6нчы мәктәпнең "Каиссия" шахмат клубында уздырылды. 2нче татар гимназиясенең шахмат тренеры Камил Шәйхетдинов укучылары быел да конкуренциядән тыш булдылар: 60 мөмкинлектән 40,5 очко туплап, икенче урынны алган 10нчы мәктәп укучыларын 7 очкога узып киттеләр. 3нче призлы урында - 35нче лицей шахматчылары. 4нче һәм 5нче урыннарда - 22нче һәм 15нче мәктәп укучылары. Һәр командада 15 укучы уйнады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев