Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Беренче «генерал» призларына

Узган ял көннәрендә «Шинник» спорт комплексында Түбән Кама шин заводының беренче җитәкчесе булган Николай Александрович Зеленов призларына җиңел атлетика турниры үткәрелде. Инде традициягә кергән һәм исәп буенча унбишенче булган бу турнирга Удмуртия башкаласы Ижевск, Башкортстанның Уфа һәм Бәләбәй, Татарстанның Казан, Чаллы Лениногорск, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән 1999 елгы һәм аннан...

Узган ял көннәрендә «Шинник» спорт комплексында Түбән Кама шин заводының беренче җитәкчесе булган Николай Александрович Зеленов призларына җиңел атлетика турниры үткәрелде.
 
Инде традициягә кергән һәм исәп буенча унбишенче булган бу турнирга Удмуртия башкаласы Ижевск, Башкортстанның Уфа һәм Бәләбәй, Татарстанның Казан, Чаллы Лениногорск, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән 1999 елгы һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге җиңел атлетика осталары җыелган иде. Ярышны ачу тантанасында «Нижнекамскшина» акционерлык җәмгыятенең башкаручы директоры Радий Борһанов, дәүләт думасы депутаты, җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең бүлек начальнигы Газинур Ибраһимов, 1нче ПАТПның директорлар советы рәисе Әгътәс Галиәхмәтов һәм «тантана сәбәпчесе» Николай Зеленов үзе чыгыш ясап, спортчыларга уңышлар теләделәр.
 
Ике көн дәвам иткән киеренке ярышта түбәнкамалылар - «Шинник» спорт комплексы вәкилләре сынатмады. Екатерина Закирова 60 метрга йөгерүдә иң җитезе булды. Дарья Орлова берьюлы ике төрдә уңышка иреште: каршылыклар аша 60 метрлы дистанцияне узуда - икенче, ә озынлыкка сикерүдә өченче урынны алды. Андрей Исаев, шулай ук, каршылыклар аша 60 метрны буйсындыруда - икенче призер. Әлеге спортчыларның тренерлары Елена һәм Нәфис Сәйфиевләр үз өйрәнчекләре белән горурланырга хаклы. «Шинник»ның тагын бер тренеры Владимир Быков җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләр дә җитез икән: Максим Семенов - 200 метрга, Алия Мортазина 1500 метрлы дистанциягә йөгерүдә өченче урыннарга ия булдылар. Аларга һәм барлык башка призерларга истәлекле медальләр, грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Нур ТУГАНОВ.
Света Демина фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев