Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бер адым артка

Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы 3 сентябрьдә Ульяновск шәһәрендә узган Россиянең футбол буенча Олимп ПФЛ клубы беренчелегендә «Волга» командасы белән очрашты.

Кызганычка каршы, «Урал-Идел буе» зонасы турнирын җитәкләп  баручы командалар арасындагы 7 нче тур матчы безнең файдага булмады. Баш тренер Юрий Уткүлбаев командасы көндәшләренә 1:2 исәбе белән оттырды. 
Шулай итеп, турнир таблицасында икенче урынга «Волга», ә «Нефтехимик» өченчегә күчте. Таблицаны бүген «КамАЗ» командасы җитәкли. Киләсе, 8 нче тур матчы 9 сентябрьдә «Нефтехимик» – «Сызрань 2003» командалары арасында узачак.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев