Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Батыр”лы булдылар

Районыбызның Сухрау авылы яшьләренә спорт белән шөгыльләнү өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр булдырылды - анда "Батыр" спорт үзәге ачылды. Спорт мәйданын авыл мәктәбеннән ерак булмаган бушлыкта ясаганнар. Анда махсус газон үләне чәчелгән футбол кыры, волейбол, баскетбол мәйданнары һәм уен комплексы бар. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов әйтүенчә, әлеге спорт үзәгенең...

Районыбызның Сухрау авылы яшьләренә спорт белән шөгыльләнү өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр булдырылды - анда "Батыр" спорт үзәге ачылды.
Спорт мәйданын авыл мәктәбеннән ерак булмаган бушлыкта ясаганнар. Анда махсус газон үләне чәчелгән футбол кыры, волейбол, баскетбол мәйданнары һәм уен комплексы бар.
Авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов әйтүенчә, әлеге спорт үзәгенең Казанда Бөтендөнья яшьләр уеннары уздырылган елны ачылуы үзе үк истәлекле. "Батыр" үзәге Сухрау авылының спорт учагы булып торачак. Анда җәй көне генә түгел кышын да спорт белән шөгыльләнә алачаклар. Чаңгычылар өчен - чаңгы юлы, тимераякта йөрүчеләр өчен шугалак салыначак, балалар хоккей да уйный алачаклар.
Сухрауда инде электән тренажер һәм биллиард заллары, валейбол һәм баскетбол уены мәйданчыклары булуын да әйтергә кирәк. Авыл җирлеге башлыгы туган авылында йөзү белән шөгельләнү мөмкинлеге булдыру турында да хыяллана икән әле.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, әлеге тантана уңаеннан ясаган чыгышында, Сухрау авыл җирлегенең заманча авылның нинди булырга тиешлегенә ачык мисал икәнлеген, монда авыл кешеләренә, бигрәк тә яшьләргә, читкә китмәсеннәр, үз авылларында калсынар өчен бөтен шартлар да тудырылуын әйтте.
Спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе начальнигы Рөстәм Хөсәенов та, барлык сухраулыларны бәйрәм белән котлады һәм авыл яшьләренә футбол, волейбол һәм баскетбол туплары бүләк итте. Әлеге тантанада "Батыр" спорт үзәген төзүдә ярдәм күрсәткән депутатлар корпусына һәм спонсорларга да рәхмәт сүзләре әйттеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев