Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бакча баласы гына булса да...

Шәһәребездәге 66нчы балалар бакчасына йөрүче Карина Мөхәммәтова шахмат буенча Татарстан беренчелегенә ярышта катнашып, беренче урынны алды. Шунысы да игътибарга лаек: кызның күпчелек көндәшләре аннан бер яшькә зуррак, инде мәктәпкә кергән балалар булган. Карина, менә бер ел инде, «Шинник» спорт комплексында тренеры Габдулла Әхмәтгалиев җитәкчелегендә шахмат уены серләрен үзләштерә. Кызга шахматны...

Шәһәребездәге 66нчы балалар бакчасына йөрүче Карина Мөхәммәтова шахмат буенча Татарстан беренчелегенә ярышта катнашып, беренче урынны алды. Шунысы да игътибарга лаек: кызның күпчелек көндәшләре аннан бер яшькә зуррак, инде мәктәпкә кергән балалар булган.
Карина, менә бер ел инде, «Шинник» спорт комплексында тренеры Габдулла Әхмәтгалиев җитәкчелегендә шахмат уены серләрен үзләштерә. Кызга шахматны оста уйнаучы бертуган абыйсы да ярдәм итә. Нәтиҗәдә, Карина Түбән Каманың мәктәпкәчә яшьтәге балалары арасында гына түгел, беренче һәм икенче класс укучылары катнашкан ярышларда да җиңүләргә ирешкән.
Нәни шахматчыга әле шушы айда гына, төгәлрәге, 6 мартта җиде яшь тулган. «Туган көн бүләге урынына, кызыбыз үзен Казанга ярышка алып баруыбызны сорады. Һәм аннан беренче урынны алып кайтты. Хәзер без балалар арасында шахмат буенча Россия кубогы өчен ярышка барырга әзерләнәбез», - дип сөйли Каринаның әнисе.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев