Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Айдар Гыйлаҗев бронза медаль алды

«Нефтехимик» спорт клубында җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Айдар Гыйлаҗев Россия кубогы өчен Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә үткәрелгән ярышта бронза медаль алды. Җиңел атлетиканың үзе чыгыш ясый торган төрендә - каршылыклар белән 110 метрлы дистанциягә йөгерүдә Айдар өченче булып килде. Ул бу араны 14,14 секунд эчендә узды. Тренеры Олег Пермяков әйтүенчә,...

«Нефтехимик» спорт клубында җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Айдар Гыйлаҗев Россия кубогы өчен Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә үткәрелгән ярышта бронза медаль алды.
Җиңел атлетиканың үзе чыгыш ясый торган төрендә - каршылыклар белән 110 метрлы дистанциягә йөгерүдә Айдар өченче булып килде. Ул бу араны 14,14 секунд эчендә узды. Тренеры Олег Пермяков әйтүенчә, Айдар ил күләмендәге бу ярышка яхшы әзерлек белән барган, дистанцияне 14 секундтан кимрәк вакытта узарга өметләнгән, әмма аңа каршы искән көчле җил комачаулаган. Айдар гына түгел, көндәшләреннән күпчелегенең, җил сәбәпле, нәтиҗәләре көтелгәннән түбәнрәк булган. Кайберләре, хәтта, киртә-каршылыклы дистанцияне узганда егылган.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев