Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Авыл көрәшчеләре белән очрашу

Яңа ел алдыннан Кызыл Чапчак мәдәният йортында авылыбызның төрле елларда мәйдан тоткан татарча көрәш осталары белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга килгән кешеләр арасында, мәсәлән, Түбән Кама районы оештырылган 1965 елда беренче район Сабантуеның баш батыры Махиян Фәрдиев, узган гасырның алтмышынчы елларында авылыбыз Сабантуйларында иң көчлеләр булган Назыйм Ильясов, Нурулла Кәлимуллин,...

Яңа ел алдыннан Кызыл Чапчак мәдәният йортында авылыбызның төрле елларда мәйдан тоткан татарча көрәш осталары белән очрашу кичәсе үткәрелде.

Очрашуга килгән кешеләр арасында, мәсәлән, Түбән Кама районы оештырылган 1965 елда беренче район Сабантуеның баш батыры Махиян Фәрдиев, узган гасырның алтмышынчы елларында авылыбыз Сабантуйларында иң көчлеләр булган Назыйм Ильясов, Нурулла Кәлимуллин, Раушан Хәбиров, көрәшеп кенә түгел, гер күтәреп тә танылган Фәиз Динмөхәммәтов, Рәйхат Гарипов, яшь буын көрәшчеләрдән Дамир Борһанов, Азат Ганиев һ.б. бар иде.

Кичәдә катнашучылар элекке Сабантуйларга бәйле кызыклы истәлекләре белән уртаклаштылар, киләчәктә татарча көрәшебезне үстерү, Сабантуйларны тагын да яхшырак оештыру кирәклеге турында фикер алыштылар.

Сүз уңаеннан, Кызыл Чапчак мәдәният йортында авылыбызның танылган көрәшчеләренә багышланган стенд ясап куелган, анда 20 кешенең фотопортретлары бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев