Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Авыл егетләре футбол уйный

Урамда утыз градустан артык кызу. Көне буе эштән әлсерәп кайткан яшьләр кичен нишләргә тиеш?! Авыл җирендә бит әле аның кереп утырырга кафесы, күңел ачу үзәкләре, су коенырга пляжы юк. Тик районыбыз яшьләре югалып калмый, үзләренә файдалы да, кызык-лы да булган шөгыль табалар. Югары Чаллы, Каенлы, Түбән Чаллы, Трудовой, Тоба авылларының...

Урамда утыз градустан артык кызу. Көне буе эштән әлсерәп кайткан яшьләр кичен нишләргә тиеш?! Авыл җирендә бит әле аның кереп утырырга кафесы, күңел ачу үзәкләре, су коенырга пляжы юк. Тик районыбыз яшьләре югалып калмый, үзләренә файдалы да, кызык-лы да булган шөгыль табалар.

Югары Чаллы, Каенлы, Түбән Чаллы, Трудовой, Тоба авылларының яшьләре үзара сөйләшеп, килешеп кичләрен туп тибә. Футбол уеннары һәр атна диярлек җомга һәм шимбә көннәрендә кичке сәгать җиделәрдә була. Бер атнада Каенлы яшьләре җыелып безнекеләр белән уйнаса, икенчесендә Трудовой егетләре белән ярыша... Уеннар авыл мәктәпләре каршында урнашкан футбол мәйданчыкларында уза. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, футбол буенча күрше-тирә авыллар арасында «дусларча чемпионат» үткәрү идеясе белән дә яшьләр үзләре чыга. Егетләр үзара телефоннан шалтыратышып уеннар турында сөйләшә: кайсы көнне, сәгать ничәдә нинди командалар уйнаячак. Авыл яшьләреннән тыш, әти-әниләре, әби-бабайларының туган авылы командасы өчен уйнарга шәһәрдән дә кайтучылар бар икән. Унбиш яшьтән алып егерме биш яшькә кадәрге авыл егетләре эштән арып кайткач, телевизор каршысында утырганчы дип, футбол уйныйлар. Көннәр буе комбайн штурвалы артында утыручы Түбән Чаллы авылы егете Сирин Әхмәдиев тә эшен тәмамлау белән тизрәк яшьтәшләре янына ашыга икән. «Бөтен арыганнарым бетә. Футбол бит әле ул туп артыннан йөгереп йөрү генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше дә», -ди егет.
«Максатыбыз - күрше тирә авыл яшьләрен үзара таныштырып, дуслаштыру. Чөнки футбол уйнарга киләбез, ә алар кайчагында бер-берсен белмиләр дә. Шәһәрдә күрешкәндә исәнләшеп, аралашып йөрсәк яхшы бит. Уеннар да шуңа күрә бернинди бәхәсләрсез, дусларча гына уза», - ди әлеге «чемпионат»ны оештыручыларның берсе - Кызыл Чапчак җирле үзидарәсендә бухгалтер булып эшләүче егерме өч яшьлек Ришат Сәгыйтов. Җәй көннәренең берсендә аңа Трудовой авылыннан Мөдәррис исемле егет шалтыратып: «футбол уйныйсы килә, авылыгыз яшьләрен җый да, безгә килегез», - ди. Ришат тиз арада Югары Чаллы егетләрен барлап, команда туплый. Менә шуннан уеннар башланып китә дә инде.
Тагын шунысын әйтәсе килә, яшьләрнең бернинди иганәчеләре дә, туплап йөртүчеләре дә, каршы алып, озатып калучылары да юк. Алар үз теләкләре белән ничек тә техника юллап, үз акчаларына бензин алып, бер-берсе белән очрашырга, хәбәрләшергә вакыт табып (чөнки алар бөтенесе дә көндезләрен эшлиләр) уйнарга тырышалар. Уеннар дусларча гына булганга, чын футболдагы шикелле биредә судьялар юк икән, капкага керткән тупларны уен барышында үзләре санап баралар. «Дөрес түгел дип бәхәскә кергән чаклар юк. Талашмыйча матур гына уйныйбыз әле», - ди егетләр. Нинди футбол тупсыз булсын дигәндәй, тупларны да яшьләр өйләреннән алып килә. Кемнеке бар, шул үзе белән ияртә, ди. Төрле чак булырга мөмкин, берсе тишелсә, икенчесе кирәк бит аның. Үз авылы егетләренең ничек футбол уйнаганын карарга, алар өчен «җанатарга» авыл кызлары да килә икән футбол мәйданчыклары янына.
Лондонда утызынчы Олимпия уеннары барган көннәрдә авыл яшьләренең шушындый турнир оештыруы күңелле хәл. Егетләребез сыра эчеп, тәмәке тартып, мотоциклда чабып йөрсәләр дә бер сүз әйтә алмыйсың бит, һәр кемнең үз эше ул. Авыл яшьләренең футбол уеннары алга таба да дәвам итсен иде, диясе килә. Яшьтәшләремнең вакытларын шулай файдалы да, күңелле дә үткәрүе үзләре өчен дә яхшы бит.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев