Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Америка ерак шул...

Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә ирекле көрәш белән шөгыльләнүче Илдус Гыйниятуллин Россия чемпионатыннан уңышка ирешеп кайтты. Якутия-Саха республикасы башкаласы Якутск шәһәрендә үткәрелгән ул чемпионатта илнең төрле төбәкләреннән җыелган 300дән артык көрәшче көч сынашкан. Безнең Илдус 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә өченче призлы урынны яулаган. Шушы ярыштан соң, Гыйниятуллинны Россиянең ирекле...

Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә ирекле көрәш белән шөгыльләнүче Илдус Гыйниятуллин Россия чемпионатыннан уңышка ирешеп кайтты.
Якутия-Саха республикасы башкаласы Якутск шәһәрендә үткәрелгән ул чемпионатта илнең төрле төбәкләреннән җыелган 300дән артык көрәшче көч сынашкан. Безнең Илдус 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә өченче призлы урынны яулаган.
Шушы ярыштан соң, Гыйниятуллинны Россиянең ирекле көрәш буенча җыелма командасына сайлап алганнар. Димәк, шәһәрдәшебез Европа һәм дөнья күләмендәге ярышларда ил данын яклап чыгыш ясый алачак. Инде бу атна ахырында ук Американың Лас-Вегас шәһәренә дөнья кубогы өчен ярышка китү мөмкинлеге бар иде дә бит, ләкин, кызганыч, Мәскәүдәге АКШ илчелегендә виза ачтыру өчен җитәрлек вакыт калмаган...
В.БОРИСОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев