Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алда – Рәсәйнең ФНЛ беренчелеге...

27 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «КамАЗ» стадионында «Нефтехимик» комндасы Россиянең ФНЛ лигасы командалары арасында Олимп беренчелегенә әзерлек рамкасында икенче контроль матчта катнашты.

Беренче голны безнең һөҗүмче Давид Хубаев «КамАЗ» командасы капкасына 29 нчы минутта кертте (0:1). Инде ун минуттан соң Павел Шадрин тупны көндәшләр капкасына туры бәреп, икенче гол авторы булды (0:2). Тик беренче тайм азагына кадәр Яр Чаллы футболчылары җавап тубы кертергә өлгерделәр. Юрий Кирилловның төгәл тапшыруын файдаланып, Давида Караев уенның беренче өлешен 1:2 исәбенә үзгәртте.  
Икенче тайм башында команда тренерлары берничә уенчыны алмаштырып карадылар. Уен азагына 8 минут кала «Нефтехимик»ның алмаш футболчысы Игорь Кутергин көндәшләр капкасына көтелмәгән вакытта  кисәк гол кертеп, матчка матур йомгак  ясады (1:3).
2-нче июльдә безнең клуб футболчылары «Химки» (Мәскәү өлкәсе) командасы белән очраштылар. Матч безнең файдага 1:0 исәбе белән тәмамланды. Ә инде якшәмбе, 7 июльдә, «Нефтехимик» командасы  «Мордовия» (Саранск) футболчылары белән  Россиянең  футбол буенча ФНЛ командалары арасында турнир таблицасында беренче уенны уздырачак. 
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев