Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алар бүген дә сафта

Юбилейлары уңаеннан, Түбән Каманың танылган спорт ветераннарын «Шинник» спорт комплексына чакырып котлау инде матур традициягә әйләнде. Шушы көннәрдә биредәге Спорт даны музеенда чираттагы тантана узды.

Аның сәбәпчеләре шәһәребездә күпләргә таныш. «Шинник» спорт комплексының җиңел атлетика буенча тренеры Елена Сәйфиева – заманында РСФСР чемпионы булган, СССРның спорт остасы исемен алган кеше. «Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең ремонт-механика цехы слесаре Мөдәррис Бикушев – гер күтәрү буенча Россиянең спорт остасы, күп мәртәбә Татарстан һәм Россия чемпионатларында җиңүче, дөнья беренчелеге призеры. Валентина Кудряшова – хәзерге вакытта Түбән Каманың спорт ветераннары советы рәисе. Фәндүс Вәлиев, Валентин Губеев, Юрий Шворнев һәм Александр Герасимов та Түбән Кама спорты тарихында үз эзләрен калдырдылар.
Юбилярларны «Шинник» спорт комплексы директоры, спорт ветераннарына ярдәм итү фондын оештыручы Рөстәм Ганиев, шулай ук, юбилярлар эшләгән, ә кайберләре бүген дә эшли торган хезмәт коллективларыннан килгән вәкилләр котлады.
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев