Туган як

12 май көнне Түбән Камада эстафета вакытында юллар ябылачак

Иртәгә, 12 майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, «Нижнекамская правда» газетасы призына традицион йөгереш уза.

 

Шул сәбәпле, 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Октябрьнең 50 еллыгы урамының так ягы, Төзүчеләр проспектыннан Вахитов боҗрасына кадәр, Химиклар проспектының җөп ягы, шулай ук, Химиклар проспектының җөп ягы (Төзүчеләр проспектыннан Вахитов проспектына кадәр) һәм Төзүчеләр проспекты буенча («Кама» кунакханәсеннән Химиклар проспектына кадәр) эчке юллар ябылачак.

Эстафета 16 этапка бүленгән. Һәр командада 8 ир-ат һәм 8 хатын-кыз йөгерәчәк. Трассаның гомуми озынлыгы 5,3 км тәшкил итә.

 

 

Чараның программасы:

9. 30 – тантаналы ачылыш;

10.30 – беренче төркем старты;

11.30 – 2, 3, 4 төркем старты;

13.00 – бүләкләү тантанасы.

Йөгереш 55 нче тапкыр үткәрелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: