Туган як

Әти-әнием миңа ышанамы?

Сораштыруны 15нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары арасында Карина Федорова һәм Алмаз Ибраһимов уздырды.

Алмаз Ибраһимов: Хәзер катлаулы замана. Билгеле, әниләр безнең өчен борчылып торалар. Ә шулай да, кызыксыныйк әле,әниләр никадәр дәрәҗәдә балаларын күзәтчелек итә?

Карина Федорова: Безнең бүгенге тема: Әни минем һәр адымны контрольдә тота. Ничек әнинең күзәтүләреннән котылырга? Бу бүгенге көндә бик актуаль тема. Әйдәгез, бу турыда укучылардан сорыйк. Бу хәлдән чыгу юлын күрәләрме?

– Артур, кайсы очракта әниең сиңа ышанып бетми. Андый хәлләр буламы?

Артур Киселев: Әйе, мин кичен урамга йөрергә чыгам дисәм, ул борчыла башлый, минем кая баруым белән кызыксына. Ләкин мин моның җаен таптым инде. Әйдә, әни, син дә чык, бергә йөрибез урамда дип әйтәм. Әлбәттә, ул бик тиз тынычлана, миңа ышана. Мин үзем теләгән вакытта чыгып йөреп керәм.

– Илназ, сине әниең ышанып дусларыңа кунакка җибәрәме? Яисә гел телефоннан чылтыратып, тикшереп торамы?

Илназ Әхмәтшин: Минем андый проблема юк. Әйе, әни миңа ышана. Минем анны борчыганым юк. Без аның белән дуслар кебек сөйләшәбез.

– Әниең һәр адымыңны тикшереп торамы?

Тәлгать Халиков: Мин дустым белән очрашсам, әнием гел телефоннан чылтырата. Ул һәрвакыт шулай. Минем уйлавымча, мин аңа үзем телефоннан әйтсәм, аңа тынычрак булыр иде.

– Адилә, әгәр дә әниең һәр адымыңны тикшереп торса, син нишләрсең?

Адилә Сибгатуллина: Димәк, әниемнең миңа ышанычы җитми. Мине ялгышлардан шулай саклап калырга, үзенең яхшы киңәшләре белән ярдәм итәргә тырыша. Әнием мине артык яратудан килеп чыгадыр дип уйлыйм. Бердәнбер юл – әни белән дуслашу! Аңа үз планнарым, хыялларым турында сөйләргә! Мине гел күзәтеп йөрергә кирәк түгеллеген, ә кирәк очракта мин аңа үзем килеп киңәш сораячагымны аңлатырга кирәк.

– Алинә, дусларыңа кунакка, туган көнгә барганда әниең үзеңне генә ышанып җибәрәме?

Алинә Хәмитова: Юк, ул мине иптәш кызларыма кадәр озатып куя. Дуслар янында миңа оят, мин кыенсынам. Миңа нишләргә дигән сорауга үзем үк җавап бирәм. Әнием белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк дип уйлыйм. Шуннан барысы да җайланыр.

– Диана, әниләр балаларын контрольдә тотарга тиешме?

Диана Иванова: Бу сорауга төгәл җавап биреп булмый. Ата-аналар ягыннан контроль булырга тиеш, ләкин чама белән. Ата-ананың балага карата ышанычы бетмәскә тиеш. Ата-ана үз баласына ышанычын югалтса, гел тикшереп тора башлый. Гел тикшереп тору, баланың үз эченә бикләнүенә китерергә мөмкин. Гаиләдә уртак тел табарга, кайда һәм кем белән йөргәнеңне әйтергә кирәк.

– Сине әниең башка шәһәргә экскурсиягә үзеңне генә җибәрәме?

Мәрҗәнә Кучимова: Әнием башта сорый: «Син кая, кемнәр белән барасың?» Укытучылар һәм укучылар белән барасымны белгәч, ул миңа рөхсәт бирә. Димәк, ышанычлы дуслар белән кая да булса җибәрергә курыкмый. Без әнием белән бик дус.

– Һәр адымыңны тикшереп торса, әниеңә нәрсә әйтер идең?

Илсаф Шәйдуллин: Беренчедән, биргән тәрбиясе өчен рәхмәт әйтер идем. Икенчедән, дөньяны үземчә танырга, өйрәнергә, хәтта ялгышырга мөмкинлек бирүен үтенер идем. Шул вакытта гына уллар әниләренең таянычына, горурлыгына әйләнә.

 

Яратыйк һәм хөрмәт итик

Любовь Харисова, 15 нче урта мәктәпнең педагог-психологы

Күп кенә яшүсмерләр ата-аналар белән булган низагның сәбәбен «тормышка төрле караш» белән аңлата. Асылда, күпчелек низагларның килеп чыгуы – яшүсмерләрнең өлгермәве, аларның тормышка әзер булмавы. Яшьләре зурайган саен, кагыйдә буларак, ата-аналарына да мөнәсәбәтләре үзгәрә.

Конфликтларның икенче сәбәбе – ике якның да килешә белмәве. Гаиләдә төрле мәсьәләгә төрлечә караш булырга мөмкин. Әмма бу һәрвакытта да конфликтларга китерми. Кайбер бәхетле гаиләләр ызгыш-талашлардан ничек котыла белә соң? Җавап бик гади: алар үз-үзләрен тота, чишелеш юлларын таба белә.

Иң мөһиме – сөйләшә белү, проблемаларны табып хәл итү, бер-береңә ярдәм күрсәтү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: