Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

Синең сүзең

Минем «экологик» хыялым

Бүген сәхифәбез кунаклары – Трудовой бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары.

Безнең бөтен тормыш электрга бәйле. Электр уты белән тәэмин итү –ул бик күп кешеләрнең хезмәт җимеше һәм һәр йортка ут килеп торсын өчен зур чыгымнар тотарга туры килә. Елның иң кыска көннәрендә ут сүнсә, дөнья караңгылыкта кала, вакыт тукталган кебек була. Кызганычка каршы, энергия запасы чиксез түгел. Һәрберебез көн саен электр энергиясен куллансак та, аның ничек табылуы һәм аны саклау турында уйланмыйбыз. Телевизор, компьютер, суыткыч, үтүк һ.б. – заманыбызның казанышын- ларыннан файдаланабыз, күбебез 1 минутта дөньяда күпме энергия тотылуы турында башыбызга да китерми. Шулай ук җир астыннан чыгарыла торган углеводородлы чимал запасы да көннән – көн кимүе билгеле. Җир йөзендә хәзер нибары 40-50 елга җитәрлек кенә нефть запасы калган. 2025 нче елда ук инде дөньяны моңарчы күрмәгән энергетик кризис чолгап алырга мөмкин, шуңа күрә, бүген бөтен дөнья альтернатив ягулык хакында баш вата. Бу проблеманың бер өлешен чишү ысулы булып яңартыла торган энергия чы- ганаклары тармагын үстерү тора. Энергетика стратегиясе буенча, илебездә кече гидро- электростанцияләр, кояш энергиясе корылмалары, геотермаль электр станция- ләре, биоэнергетик һәм җил корылмалары, зур шәһәрләрдә чүп-чар яндыру һәм чүп-чар эшкәртү энергия комплекслары калкып чыгачак.

Шулай ук биоягулыкны эшкә җигү – бу кыенлыктан чыгуның бер юлы. Нефтьтән һәм газдан аермалы буларак, био ягулык кабаттан яңартылып, тирә-якка зыян китермичә генә биологик юл белән таркала. Ташкүмер һәм нефть запа- сы беткәнче, илебезнең биоягулык базарында ки- ләчәктә үсемчелек һәм терлекчелек, агач эшкәртү калдыкларыннан, шулай ук, чәчүлек мәйданнарыннан тулы күләмдә файдалану күздә тотыла.

Кояш энергиясен һәм җил энергиясен куллану - яңартыла торган энергия чы- ганаклары – безнең киләчә- гебез.

Табигатьтән рәхимлелек көтеп ятмаска, яңа техно- логияләрне – яңартыла тор- ган энергия чыганакларын – Россиядә генә түгел, Татар- станыбызда да гамәлгә кертү зарур.

Энергияне яңартыла тор- ган чыганак, башлыча җил хисабына җитештерергә, килә- чәктә авылдагы өебез янында җил генераторлы станциясен булдырырга; өй түбәбезгә кояш батареялары кую турын- да хылланам. Тормышка ашмас-лык хыяллар дисезме...

Ильназ Гыйниятуллин 9 нчы сыйныф укучысы

 

Балдай татлы туган телем

 

Туган телемне яратам һәм татарча сөйләшәм. Сезгә туган телем турындагы уйларымны җиткерәм.

Туган тел… Аһәңле, ягымлы, моңлы, тиңләшеп булмаслык. Чөнки үзенә җиләкле каенлыкларның һәм болыннарның башларны әйләндергеч хуш исләрен, басуларның һәм урманнарның җилдә шаулавын, туган җиребезнең исләрен үзенә сеңдергән ул. Халкыбызның телдән дә кыйммәтлерәк хәзинәсе юк. Нәкъ менә тел халыкның холкы, аның хәтере, тарихы һәм рухи бөеклеге булып тора. Тел ул - халыкның уй-фикерләрен, хисләрен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен, мәдәни- рухи мирасын тапшырырга булышучы чара. Туган телебез балачактан ук безне урап алга дөньяны аңларга, аның тылсымлы серләрен ачарга ярдәм итә. Тарихта телне кулланмаган бер халыкны да табып булмый. Ул кешеләргә бер-берсен аңларга булышкан, яшәү өчен кирәк-яракны табу өчен берләштергән, табигать көчләренә каршы торганда ярдәмче буларак кулланылган.

Сүз тормышта бик зур урынны били. Билгеле булганча, ул кеше язмышына тәэсир итә, бер мизгелдә кешенең рухын күтәрә яки төшерә һәм аны бәхетле итә яки аптырашта калдыра ала. Шунысы аяныч: кайвакыт кешеләр телебезне бернинди сүзлектән дә табып ала алмаслык сүзләр белән пычраталар. Белмим бу нидән килеп чыга торгандыр: әллә телгә түбәнсетеп караудан, әллә телне белмәгәнлектән.

Кем туган телен, туган халкын кимсетә, санга сук- мый, шул хөрмәткә һәм игъ- тибарга лаек түгел.Чын күңел- дән әйткән сүзләр белән без дуслыкны тикшерәбез, иң назлы сүзләр белән йөрәгебезне сөйгәнебезгә ачабыз, үткен һәм «корыч кебек» каты сүзләр белән дошманга каршылык күрсәтәбез. Туган тел белән сокланмыйча, олыламыйча, аны белмичә һәм өйрәнмичә торып туган туфрак, туган җир буенча йөрергә ярамый.

Дәверләр аша узучы, буын- нан-буынга тапшырылучы, бизәкле, хуш исле, мәңге шиңмәс гөл ул – татар теле. Ул миләш агачының тәлгәшләре, зәңгәр күзле күкбаш таҗлары белән, ак чәчәкле шомырт һәм хуш исле бөтнек белән чигелгән. Татар теле халыкның зиһенен, намусын, мәдәниятен, данын саклаучы иң мөһим рухи байлык. Безнең татар сүзебез ачлыктан үлсә дә, туңса да, төрмәләрдә булса да, дөньяда күп нәрсәләр күрсә дә, барлык каршылыкларны җиңеп чыкты һәм һаман да күпләрнең йөрәкләрен җилкендереп тора. Бүгенге көндә безнең телебезгә бигрәк тә мәхәббәт ялкыны һәм рухи тазалык кирәк.

Дуслар, әйдәгез туган телебезне саклыйк, хөрмәт итик, үстерик, аның сафлыгы һәм матурлыгы турында кайгыртыйк, бер-беребезгә ягымлы сүзләр генә әйтергә тырышыйк. Шул вакытта гына дөнья яхшырыр һәм мәрхәмәтле булыр.

Ильнур Солтанов 6 нчы сыйныф укучысы

 

Мәктәбем турында

 

Мәктәп... Бу сүз кешеләр өчен зур әһәмияткә ия. Безнең зур илдә белем бирү йортлары күп, әмма һәркемнең үзе укыган мәктәбе бар.

Туган мәктәбем... Бу сүзләр беркемне дә битараф калдыра алмыйдыр. Искиткеч йорт бу – мәктәп. Биредә барысы да тупланган: беренче тапкыр мәктәпкә килү, балачак һәм җитлегү, яшьлек һәм романтика, фән һәм сәнгать, хыяллар һәм реаль тормышка аяк басу. Нәкъ менә мәктәп балалар өчен белем дөньясына юл ача. Мәктәптә укытучылар туган җиргә, халыкка, аның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияли. Нәкъ менә мәктәп кешегә тормышка юллама бирә, аны шәхес буларак форма- лаштыра, дөрес юл, һөнәри юнәлеш сайларга ярдәм итә.

Минемчә, мәктәптә уку вакыты - иң шәп, иң күңелл, иң истәлекле вакыт. Трудовой бистәсендәге туган мәктәбемдә тормыш гөрләп уза. Мәктәбебездә иң белемле, иң игътибарлы укытучылар укыта. Дәресләрдә татарча матур итеп сөйләшергә, дөрес язарга өйрәнәбез. Без «Туган ягым» түгәрәгенә йөрибез, җитәкчебез Ирина Петрова. Эшебезнең нәти- җәсе – үзебезнең мәктәп укучыларына, килгән кунакларга Трудовой бистәсенең үткәне, бүген- гесе, киләчәге турында сөйлибез, музей буенча экскурсияләр үткәрәбез. Дәрестән соң төрле кичәләр оештырабыз, татарча курчак театры күрсәтәбез, татар халкының милли уеннарын, җырларын өйрәнәбез. Бөек Җиңү бәйрәменә концертлар куябыз. Мин төрле конкурсларда актив кат- нашам. «Авылым тарихы» Түбән Кама муниципаль районы конкурсында беренче урынны алып, зур бүләкләр белән бүләкләндем. «Жить, помня о корнях своих...» конкурсында да «Татарстан династияләре» эше белән дипломант булдым. Мәктәп эшендә актив булуым өчен, конкурсларда җиңүләр яулаганга мәктәбем Татарстан Президенты чыршысына путевка белән бүләкләде. Укытучыларыма рәхмәтемне белдереп, барыбызга да уңышлар телим.

Камилә Әхмәдиева 8 нче сыйныф укучысы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев