Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

«Миңа татарча сөйләшү ошый»

Илнур Нуриев шәһәребезнең 9нчы мәктәбенең 10 нчы сыйныфында белем ала. Ул – тәрбияле, инсафлы бала. Барлык фәннәрдән дә «4» һәм «5» билгеләренә генә укый. Илнур татар теле һәм әдәбияты дәресләренә бик теләп, яратып йөри. Аңа әдәбият дәресләре аеруча ошый. Алай гына түгел, ул татар телендәге тапшыруларны бик яратып карый. Татар радиосын рәхәтләнеп тыңлый. Дөресен әйткәндә, татар милләте өчен янып йөри торган бала. «Татарча сөйләшү миңа ошый, татар булуым белән горурланам» – ди ул.

Илнур буш вакытында татарча шигырьләрне рәхәтләнеп укый. Бигрәк тә, Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләрен ярата. Үзе дә иҗат итә. Илнурның иҗатыннан берничә шигырьне укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Туган телем

Мин бәхетле – сөйләшәмен

Әнкәм-әткәм телендә.

Рәхәтләнеп атлап йөрим

Тәпи баскан җиремдә.

Укытучы апаларым

Өйрәтә, бирә белем.

Гасырларга күчерәләр

Сөекле Тукай телен.

Матурлык

Аяк басты сары көз дә,

Сау бул, дип, ямьле җәйгә.

Агачлар яфрак коялар

Җир өсте сары җәймә.

Тик чыршылар гына бары

Яшелдән күлмәк кигән.

Сокланып шул матурлыкка

Көн дә урманга киләм.

Алмагач

Язлар җиткәч, алмагачым

Ап-ак чәчәген ата.

Җәйләр җиткәч, кояш нуры,

Кызыл алмага ята.

Төнлә айның нурларына,

Алмагачым коена.

Өлгергәннәр ич алмалар,

Шап-шоп җиргә коела.

Көзләр җиткән, кәрҗиннәргә

Алмаларны тутырам.

Дуслар кунакка килегез,

Барыгызны, чакырам.

 

Укытучыбыздан үрнәк алабыз

 

Мин быел дүртенче сыйныфка күчтем. Беренче тапкыр каршы алган, яраткан укытучым белән соңгы ел... Ярар, кәефне төшермик әле, уку елы башланды гына бит.

Минем укытучым – Гөлназ Сөнгатула кызы. Беренче тапкыр укырга-язарга өйрәтүче, шулай ук, математика фәненә сукмак салучы да ул. Саннар дөньясын бигрәк ярата укытучыбыз! Безне дә тырышлыкка өйрәтә, кызыклы биремнәр бирә, төрле ысуллар белән җәлеп итә, бер дә тик тотмый үзебезне. Шулай ук, туган телне яратырга, хөрмәт итәргә, татар телендә китаплар укырга өнди.

Укытучымның үз таләпләре бар: китаплар тышланган, аның почмакларында бөкләнмәсен өчен кәгазьдән ясалган «өчпочмаклар» булырга тиеш, ә ручкалар ачык зәңгәр төстәгесе һәм очлы башлысы кирәк. Гомумән, пөхтәлекне бик ярата апабыз, шуңа күрә без дә аның сүзен тыңларга, үзебезне бик күркәм тотарга тырышабыз. Ләкин кайбер вакыт шуклыгыбыз өстен чыга...

Сер итеп кенә әйтәм, Гөлназ апа чәчәк ата торган өй гөлләре һәм зур үкчәле туфли ярата. Әйе, аңа бик тә килешә...

Яраткан укытучыма саулык, эшендә уңышлар, тырыш укучылыр теләп калам!

Мурад Сәхбетдинов, «Адымнар»мәктәбе, 4 нче сыйныф

 

Туган көнең белән шәһәрем

 

Мин биш яшемнән шәһәребездә эшләп килгән «Тулпар» ансамбленә йөрим. Август ахырында узган Шәһәр көнендә дә безнең ансамбль чыгышы алкышларга күмелде. Ә концерт башланганчы башка чараларны да карарга өлгердек. Шәхсән миңа иң ошаганы – балалар коляскалары парады булды. Әти-әниләрнең осталыгына чикләр юк. Уңган-булган куллары белән ел саен гади генә коляскаларны күз явын алырлык итеп бизәп, әллә нинди матур әйберләр уйлап таба беләләр. Әкият геройлары дисеңме, хыялый машиналар – барысы да бар. Бәйрәмгә килгән балалар да еламыйча, сабыр гына үз коляскаларында утырып тора. Миңа «Алиса могҗизалар илендә» әкиятенә багышлап бизәлгән коляска аеруча ошады. Аннан соң коляскалар тезелешеп, Лемаев скверы буйлап алга юнәлделәр.

Алинә Шәрифуллина, 26 нчы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы

 

Исәнме, мәктәп?! Без тагын сиңа килдек!

 

Җәй буена ял итеп, яңа көч җыеп, без тагын үзебез яраткан мәктәп бусагасын атладык. Җәй буе балалар тавышы ишетелмәгән, тын торган мәктәп тагын шау-шуга, балаларның ыгы-зыгысына күмелде. Шушы өч айлык җәйге каникулда үзгәргәнбез, үскәнбез һәм бер-беребезне юксынганбыз. Укытучы апаларыбыз да безне сагынган. Азалия Азат кызы Хәмидуллина гел елмаеп торучы, мөлаем – эшен дә, балаларны да ихластан яратучы мөгаллим. Һәркайсыбызны елмаеп каршы ала, сөенечләребезне, борчуларыбызны да уртаклаша ул.

Безнең белән бергә әти-әниләр дә яңа уку елын бер борчылып, бер шатланып көтеп ала. Чөнки уку программасы елдан-ел катлаулана. Мәктәптә дәресләрдә белем алу гына җитми, өйдә дә шактый вакыт өстәмә шөгыльләнергә туры киләчәк. Ә тормышта төпле һөнәр алыйм дисәң, әлбәттә, бүгеннән тырышып укырга кирәк. Замана алга бара, без мәктәпне тәмамлаганчы әллә нинди үзгәрешләр булыр әле. Шуңа күрә, бүгенге көннән үк алгарышка әзер булырга, бар фәннәрне дә яхшы үзләштерергә ялкауланмаска кирәк, дип уйлыйм.

Язгөл Сабирҗанова, 2 нче гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев