Туган як

Хәрби хезмәт, көчле егетләр өчен

Солдат хезмәте кешене физик һәм рухи яктан да чыныктыра. Армиядә батыр һәм горур егетләр генә хезмәт итә. Туган илне саклау, яклау борын-борынгыдан ир-егетләр җилкәсенә төшкән. Сугыш башлангач, кулларына корал тотып, Ватан сагына басканнар, «Туган ил өчен!» дип атакага күтәрелгәннәр.

Илебез тыныч, күгебез аяз булганда егетләрнең армия сафларында хезмәт итүе үзе бер дәрәҗә ул. Минем Әтием Борис Герасимович Степанов (фотода) та яшьлегендә армиядә булган. Ул Ерак Көнчыгышта, авиация эскадрильясында ике ел хезмәт иткән.

Ә бер туганыбыз, Кукмара районы Пчеловод авылы егете Павел Павлов Әфганстанда хезмәт иткән. Үзегез беләсез, анда каты сугышлар булып, күп кенә ватандашларыбыз шул афәт корбаннары булды. Абыем Әфганстаннан яраланып, өченче группа инвалид булып кайта. Беренче яралануы хакында: «Аякка суккан кебек булды, хәтта кулымнан автомат та төшеп китте. Ике иптәшем күтәреп алгач, аяк калган кебек иде. Чынлыкта аягым исән, ә аяк киеме тулы кан булды» – дип, абыем ул көннәрне куркыныч төш кебек искә ала. Әле ул гына да түгел, икенче юлы кулы да яралана абыемның «Әле дә төшләремдә Әфганстан җирендәге атышлар керә» ди ул.

Минем иң зур теләгем – сугышлар булмасын. Армиягә егетләр курыкмыйча, элеккечә горурлык белән барырлык булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: