Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Яңа уку елын яңартылган мәктәптә

Югары Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасы быел капиталь төзекләндерүдән соң, ишекләрен ачты.

Сәрбиназ Сафиуллина, 6нчы сыйныф укучысы: Яңартылган мәктәптә укуы бик күңелле, бөтен әйбер яңа: парталар, шкафлар, такталар. Барлык җиһаз да якты ачык төстә, күңелләр дә яктырып киткән сыман. 

Илзирә Садриева, 6нчы сыйныф укучысы: Яңа ишекләр, яңа идәннәр, яңа баскычлар, түшәмнәр, стеналар да яңарган. Тәрәзәләр, яңа пәрдәләр — бар нәрсә яңа булгач, үзебез дә яңаргандай булдык. 

Чулпан Сәлимгәрәева, 6 нчы сыйныф укучысы: Яңа җиһазлы ашханә, яңа бизәлешле актлар залы, яңа спорт инвентарьлары булган спорт залы, матур төсләргә кергән иркен коридорлар, заманча җиһазланган холл — үзеңне әллә кайда кебек хис итәсең. 

Хәлил Миңнеханов, 6 нчы сыйныф укучысы: Яңа махсус өстәлләр артында уңайлы урындыклар, яңа компьютерлар, проекторлар, телевизорлар, зур экраннар — искечә укып йөреп булмый инде хәзер, тырышыбрак укырга кирәк. 

Зәринә Галимҗанова, 7 нче сыйныф укучысы: Үткән 2021- 2022 нче уку елының соңгы чиреге безнең мәктәптә бик үзенчәлекле булды. Мәктәбебезнең төзекләнүен үз күзләребез белән күрдек, аның яңаруының тере шаһитлары булдык, хәтта, үзебезнең кулдан килгәнчә, укытучыларыбызга, төзүче абыйларга ярдәм дә иттек. 

Әделә Фатыйхова, 7 нче сыйныф укучысы: Мәктәптә төзекләндерү эшләре булу бер яктан күңелле булса, икенче яктан уңайсызлыклар да булу икән әле ул. Коридорларда төзелеш тузаны, дәресләр вакытында техник эш тавышлары, кабинетларда ремонт булу сәбәпле, кысан бүлмәләрдә уку. Хәзер инде алар артта калды.

Әдилә Гайфуллина, 7нче сыйныф укучысы: Бинаның 38 яшендә төзекләнүе — ул яңару сыман. Безнең мәктәп тә яңадан туган кебек булды. Моннан бер-ике генә ел элек тәмамлаучылар да мәктәпкә килеп керсәләр, бүген аны танымаслар иде. Тыштан элеккечә калса да, эче гел башка бит аның хәзер. 

Нияз Нәфыйков, 7 нче сыйныф укучысы: Мәктәпнең төзекләндерү эшләрендә без дә катнаштык: иске җиһазларны мәктәп бинасыннан чыгардык, сыйныф бүлмәләрендәге гөлләрне, уку әсбапларын, китапханәдәге дәреслекләрне, кызыклы китапларны ташыдык. Олыбыз да, кечебез дә тырыштык. Мәктәпнең яңаруы барыбыз өчен дә бит. 

Мансур Әхмәдиев, 8нче сыйныф укучысы: Үтеп баручы ел безнең Югары Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен аеруча истәлекле. 2022 елның яз һәм җәй айларында мәктәп бинасында зур төзекләндерү эшләре алып барылды. 

Таһир Гыймадиев, 8 нче сыйныф укучысы: Мәктәптә төзекләндерү эшләре 2022 нче елның 1нче мартында башланган иде. Яз, җәй айларында мәктәп бинасында төзү эшләре авазлары иртәдән төнгә кадәр тынып тормады. Алты айга сузылган төзекләндерү 30нчы августка төгәлләнде. 

Әдилә Әхтәмова, 8 нче сыйныф укучысы: Безнең мәктәптә төзекләндерү эшләрен Яр Чаллы шәһәреннән «Диалог» ҖЧҖ фирмасы алып барды. Мәктәп бинасы зур үзгәрешләр кичерде, ремонт эшләре беткәндә, ул танымаслык булып үзгәргән иде.

Мәктәбем

Әдилә Корбанова 11нче сыйныф укучысы: 2022-2023 нче уку елында безне яңартылган мәктәп каршы алды. 

Зур пыялалы, ак ишекләрне ачып эчкә үтүгә, борынга яңа җиһаз исе килеп бәрелде. Өс киемнәребезне өр-яңа кием элгечләренә, аяк киемнәрен исә махсус тумбочкаларга куйдык. Алмаш аяк киемнәрен кидек тә төрле төстәге плитәләрдән бизәп эшләнгән чиста, шома идәннәргә басып, яңартылган баскычтан өске катка күтәрелдек. 

Ап-ак заманча түшәмнәр, матур яктырткычлар, стеналар якты җылы төсләргә буялган, яңартылган стендлар — барысы да заманча зәвык белән эшләнгән. Идәндә яңа ленолеум, яңа парталар, түрдә зур укытучы өстәле, яңа матур шкафлар, тиздән яңа кара тактасы кайтачак. Яңа пластик тәрәзәләрдән кергән кояш нурыннан бүлмәбез яктырып, балкып тора. 

Актлар залы яктырып, биегәеп киткән кебек. Зур яңа тәрзәләр, уңайлы йомшак урындыклар, сәхнә киң, матур... сикереп-әйләнеп биеп аласы килеп китте. 

Кызыксынуыбыз спорт залына алып төшеп китте. Монда яңа туплар, чаңгы, тимераяклар, гимнастика аты, сикерү җайланмасы... 

Мәктәптәге үзгәрешләрне санап бетерерлек түгел. Укыр өчен уңайлы шартлар бар. Шунысы кызганыч, без быел мәктәп чорының соңгы баскычында.

Авылым, авылкаем

Ахунов Идрис, 8нче сыйныф укучысы

Авыл кешесе, табигатькә бик якын булгангамы, авылына, елга-күлләргә, урман-тауларына гына түгел, урам-тыкрыкларга, һәр чишмәгә, коеларга, чокыр-чакырларга, тагын әллә ниләргә исем бирергә күнеккән. 

Югары Чаллы авылы да җирле атамаларга бик бай. Сүзне инештән башлаганбыз икән, чишмәләр белән дәвам итсәк дөрес булыр. Алар безнең авылда бик күп дип әйтерлек булмаса да, бар бит әле. Ханнан чишмәсе, Хәнифә коесы, Үкчи коесы... Дөрес, Ханнан чишмәсе инде күптән ләм астында калган, Хәнифә коесы ташландык хәлдә, Үкчи коесы суын да эчмиләр хәзер, чөнки чишмә суы төсле үк булмаса да, краннан агып торган суны куллану күпкә җиңелрәк. Ә кайчандыр авыл кешеләре бары чишмә, кое суын гына эчкән. Сөнгать, Мөрши, Вәлиулла, Мөхәммәтгали коелары булган. Ә арада иң тәмле сулысы Әтәт, дөресрәге Әсхәдулла коесы дип аталган. Күз алдына гына китерик әле: кичке тынлык, көянтәчиләк асып, нечкә билле кызлар иелә-бөгелә чишмәдән су ташыйлар... Нинди матур күренеш! Кызганыч, алар хәзер хәтердә генә, анысы да өлкән буын әби-бабайлар күңелендә генә яши. 

Мәктәбебез музеендагы татар теле укытучысы Мөслимә апа Шәймәрдәнова төзегән «Авылым тарихы» папкасы белән якыннан танышсак, анда Чаллы инеше аша салынган күперләр, тегермәннәр, буаларның гына да дистәгә якын атамасы бирелгән.

Солтангәрәй күпере, Дәүли күпере, Муллагали күпере, Урта тегермән — Сагындык тегермәне, Платон тегермәне, Түбән тегермән — Габделхак тегермәне. Ә иң кызыгы — безнең авыл эчендә 8 тау исеме аталуы. Ә бит безнең авыл иңкүлектә урнашкан, һәм, бер уйласаң, аның таулары була да алмый кебек. Юк, шул, таулар да бар атамаларда. Минҗиһан тавы, Магазин тавы, Паука (Павка) тавы, Макар тавы, Кикан тавы, Клуб тавы, Патихлар тавы һәм бүгенге көндә дә балалар тавышын әле онытып бетермәгән Дәүли тавы. Ә ни өчен күп булган бездә таулар беләсезме? Ул урыннарның тау дип аталуы да бик гаҗәп бит, югыйсә. Озынлыгы 15-20 метрдан артмаган авышлыклар — суга төшү юллары гына бит алар. Кышын балалар чана шуа торган таулар булганнар, исемнәрен дә, мөгаен, балалар кушкандыр аларның. Ә күпер, тегермәннәргә исә аларны корган яисә карап, төзәтеп торган кешеләрнең исемнәрен биргәннәр, шулай итеп изге күңелле осталарының исемен мәңгеләштергән киң күңелле халкыбыз.

Авыл буена инешкә ияреп сузылган өч (бүген рәсми рәвештә теркәлгән 6 урам бар) зур урамга исә тыкрыклар өстәлгән булган: Мөслах тыкрыгы, Вәгыйзь тыкрыгы, Похом тыкрыгы, кечерәк кенә Атау, Котылдык урамнары... 

Әйе, авылыбыз җирлеге белән бәйле атамаларның барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Алар бик күп, аларның һәрберсенең кызыклы гына тарихы да бар.

Бу кызыклы 

  • Германиядә зур ак песи формасындагы мәктәп эшли. Укучылар бинага песинең авызы аша керә. Ә песинең койрыгында алар өчен тау ясалган. 
  • Бангладешта 100 дән артык мәктәп көймәләрдә урнашкан. Ел саен Бангладешта су басулар күзәтелә һәм меңләгән укучы мәктәпкә йөри алмый. Шуңа күрә көймә рәвешендәге мәктәпләр төзү ихтыяҗы туган да инде

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев