Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

«Исемең матур кемнәр куйган?..»

Безнең халкыбыз борын-борыннан төпле фикерле, зирәк акыллы булган. Аның бөтен яшәү рәвеше халык, шулай ук Ислам дине традицияләренә нигезләнеп, сокландырырлык тәртипкә салынган. Шуларның матур берсе – дөньяга аваз салган сабый балага исем сайлау, исем кушу.

Кеше тормышындагы һәр хәл-вакыйганың күркәм үз йоласы, бәйрәме бар. Әйтик, никахлашу, балага исем кушу, бәби ашы, соңгы юлга озату… Алар байтак һәм һәркайсы тирән мәгънәгә ия. Бала дөньяга килгәндә бик көчсез, үз сүзен әйтә алмый. Балага исем бирү – бик җаваплы, мөһим эш. Шуңа күрә балага исем сайлау, кушу әти-әни, әби- бабай җилкәсенә төшә.

Айзилә Фәйзуллина, Олы Афанас урта гомуми мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы: Балага исем кушу бик катлаулы һәм җаваплы эш. Исем кешенең холкына, үз-үзен тотышына, аның киләчәк язмышына этәргеч булырга мөмкин. Шуңа күрә исем сайлаган вакытта, аның мәгънәсенә игътибар итәргә кирәк.

– Сабина, сәлам, сиңа үзеңнең исемең ошыймы? Син бу исемнең нәрсә аңлатканын
беләсеңме?

Сабина Халикова, 2 нче сыйныф укучысы: Сәлам Айзилә! Минем исемемдә итальян тамырлары бар. Үз-үзен югары бәяләгән, көчле характерлы дигәнне аңлата. Миңа үземнең исемем бик ошый, чөнки мин үзем дә көчле холыклы, курку белмәс кыз.

– Аделина! Синең исемең ничек? Сиңа үз исемең ошыймы? Үзеңдә нинди сыйфатларны тәрбияләргә телисең?

Аделина Галиева, 9 нчы сыйныф укучысы: Миңа исемем бик ошый һәм мин аның мәгънәсе турында әбиемнән сорадым. Аделина исеме намуслы, вөҗданлы дигәнне белдерә икән. Мин үземдә шул сыйфатларны тәрбияләргә тырышам.

Яхшы исем барыннан да кыйммәт...

Дамир Гәрәев: Айзилә, мин дә бит укучылар арасында сораштыру уздырдым. Балаларның фикерләрен беләсең киләме? Тыңлап кара! Үзебезнең мәктәп укучылары белән бу хакта фикер алышканда, дусларым кеше тормышында исем никадәр зур роль уйнавын аңладылар һәм киләчәктә, үзләре әти-әни булгач, нарасыйларына мәгънәле, күркәм, матур яңгырашлы исемнәр куярга сүз куештылар. Балага куелган исеме язмышында бары тик уңай тәэсирләр генә уятсын!

Дамир Гәрәев: Минем исемем революциядән соң барлыкка килгән. Тынычлыкны яклау дигән мәгънәне аңлата.

Айзилә Фәйзуллина: Һәр халыкта кеше исеменең кызыклы һәм бай тарихлы, үзенчәлекле традицияләре, кушу мотивлары бар. Татар исемнәре – халыкның теле, тарихы, мәдәниятенең бер өлеше.

Дамир Гәрәев: Әйе, Айзилә, һәр исемнең үз мәгънәсе бар. Әйдә укучылардан сорыйк әле. Үз исемнәренең нәрсә аңлатканын беләләрме икән?

– Азалия, син үзеңнең исемеңнең мәгънәсен беләсеңме? Сина бу исемне кем кушкан?

Азалия Вәлиуллина, 7 нче сыйныф: Минем исемем гөл атамасыннан алынган, ул эре чәчәкле гөл дигән мәгънәне белдерә. Миңа бу исемне әтием кушкан.

– Сәлам! Синең исемең ничек? Син уз исемеңнең нәрсә аңлатканын беләсеңме?

Ясминә Хәмидуллина, 2 нче сыйныф укучысы: Ясминә исемле мин. Минем исемем ясмин гөле атамасыннан алынган, матур чәчәк дигәнне аңлата. Миңа бу матур исемне әнием кушкан. Ул рус теленә жасмин дип тәрҗемә ителә, бу гөлне мин бик яратам.

– Сәлам, Рөстәм! Син үз исемең турында нәрсәләр беләсең? Ул кайсы телдән алынган?

Рөстәм Якупов, 10 нчы сыйныф: Минем исемем фарсы теленнән алынган. Ул төрле телләрдә төрле мәгънәләргә ия – «герой», «көчле кеше» дигәнне аңлата. Миңа үземнең исемем бик ошый.

Айзилә Фәйзуллина, Дамир Гәрәев

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев