Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Дәү әниемне нык яратам

Мин сезгә үземнең сөйкемле һәм яраткан дәү әнием Ләйлия турында язасым килә.

 Минем дәү әнием Кызыл Чапчак авылында яши. Аннан читтә торсак та, мин дәү әниемне онытмыйм, аңа еш шалтыратып, хәлләрен белешеп торам. Без һәр ял кунакка кайтырга тырышабыз. Күчтәнәчләр тотып кайтып кергәч, бик сөенә. Әле алай гына түгел, ул да безгә сюрпризлар әзерләп куя. Шулай ук ул миңа тәмле дөге бәлеше пешереп ашата. Минем дәү әниемнең куллары алтын. Ул төрле кул эшләре ясый. 

Авылга кайткач, мин аңа булышам. Тавык-чебешләрне, үрдәкләрне һәм казларны карашам, печән җыешам, чүп уташам.

Җәй көне эшләр беткәч, ул безне Зәй буена походка алып чыга. Йомырка пешереп, тәмле үлән чәе ала. Шул хәтле тәмле була инде, әйтеп бетергесез! 

Күз алдыгызга китерегез әле: әгәр бу дөньяда әбиләребез булмаса, шундый җылы хатирәләрне каян алыр идек? Әбигә күп кирәкми, аңа бары тик берничә җылы сүз җитә: «Әбием, матурым, мин сине бик нык яратам!»

Исламия Сәлимова, Кызыл Чишмә урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы

«Ул безгә зур мирас калдырды»

Минем әбием турында сөйлисем килә. Әбиемнең исеме – Анна (Тупаева-Храмова Анна Григорьевна). Ул 1940 нчы елда Түбән Кама районы Чәбия авылында туа. Әбием кече яшьтән үк эшне сөйгән, укуда да алдынгылардан булган. Мәктәптән соң Алабугага мәдәни-агарту училищесына укырга кереп кайтса да, акча җитмәү аркасында укый алмаган.

Ул катлаулы хезмәт юлы үткән: сарыклар караган, сыер сауган, соңыннан шин заводында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Буш вакытларында китаплар укырга, чигәргә яраткан. Оныкларына җылы бияләй, оекбаш бәйләгән. Ул керәшен җырларын бик күп белә иде, һәм матур итеп җырлый иде. Гомере буе шигырьләр язды. Аның язмалары «Туган як» газетасында да басылып чыкты. Әбием тәрәз төбен тутырып, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерде. Ул безне һәрвакыт якты йөзе, тәмле ризыклары белән сыйлады. Әбием изге эшләр эшләргә дә өлгерде, авыл зираты ел саен аның җитәкчелегендә җыештырлып торды.

 Хәзерге вакытта әбием исән түгел шул... Ул безгә мирас итеп ике дәфтәр керәшен җырлары язып калдырган. Бүгенге көндә бу җырларны Чәбия авылы кызларыннан (бу ансамбльдә – әбиемнең өч кызы) җыелган «Баш Чишмә» фольклор ансамбле башкара.

 Мин әбиемне бик яратам. Ул дөньяда иң яхшы, иң ягымлы, киң күңелле әби иде. 

Даниэла Григорьева, Кызыл Чишмә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы

Минем әбием

Минем әбиемнең исеме Раиса. Ул Алабуга педагогия институтын тәмамлаган. Хәзер ул Түбән Камада кырыгынчы ел математика укытучысы булып эшли. Минем әби үзенең укучыларын бик нык ярата. Ул төрле хөкүмәт бүләкләренә ия булган. Әбиемә – алтмыш бер яшь. Аның күзләре зәңгәр төстә, керфекләре кап-кара. Чәчләре озын, кара төстә. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Бакчасында матур чәчәкләр үсә. Минем әбием бер дә картаймый шикелле. Чал чәчләре көннән-көн артса да, битендә җыерчыклар юк. Әбиемне бик яратам, чөнки минем өчен ул бик кадерле кеше. Начарлык эшләсәм дә, ул мине бик ярата. Әбием тәмле итеп төрле ризыклар пешерә. Ә чәй эчкәндә, әби безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.

Минем әби ике малай үстергән. Олы улына – утыз биш яшь, ә кечкенәсенә – утыз өч. Ә хәзер аның ике оныгы бар. Һәр кеше үз әбисен ярата дип уйлым, мин дә үз әбиемне яратам.

Мурат Зәкиев, Кызыл Чишмә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев