Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Бүген безне нәрсә борчый?

Җәйге каникуллар тәмамланырга берничә атна гына калды. Алда – яңа уку елы. бәйле була Бүген яшьләрне нәрсә борчый икән? Шул турыда кызыксынып 11 нче мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итәбез.

Әгәр архитектор булсам...

 

Минем туган ягым – Түбән Каманың Поповка авылы. Ул Кама буена урнашкан, янәшәдә бик матур урманнар бар. Мин кечкенә чактан ук рәсем ясарга яратам. Бигрәк тә табигать күренешләрен. Мәктәпне тәмамлагач архитектор һөнәрен сайларга уйлыйм. Безнең шәһәр яшь булса да, матур бинакорылмалар күп. Мәсәлән, Үзәк мәчет, Тукай паркы, Лемаев скверы... Соңгы елларда Кама буенда бик матур ял зонасы төзелеп килә.

Әгәр архитектор булсам, мин иске биш катлы йортларга ремонт ясаганда аларны матуррак бизәргә тырышыр идем. Балконнарны киңәйтергә, подъездларны зурайтырга була бит. Чаллыда кайбер йортларга 5 нчегә өстәп алтынчы этаж төзиләр икән... Шәһәребездә җәяүлеләр чыгу өчен зур автомобиль юллары өстеннән күперләр коруны тәкъдим итәр идем.

Куйган максатка ирешер өчен күп тырышырга кирәк. Мәктәптә мине өй эшләре күп булу борчый. Шулай ук, контроль эшләр күп булу да иптәшләремдә ризасызлык тудыра. Ярый, хәзер социаль челтәрләрдә озак утыру бераз кими бара инде. Ә укымыйча киләчәккә барып булмый!

Юлиана Кильдеева, 7А сыйныфы укучысы

 

Спорт залына йөрергә яратам

 

Әтиәнием химк о м б и н а т т а эшлиләр. Үзем үскәч артистка булырга телим. Вокал белән шөгыльләнәм, безнең музыка укытучысы Миләүшә Әгъзамовна Шәфикова миңа нык ярдәм итә. Узган ел Җиңү көненә багышланган концертта чыгыш ясадым. Мине яшьтәшләремнең спорт белән аз шөгыльләнүе борчый. Бигрәк тә кызларның. Үзем «Орандж фитнесс» спортзалына күнегүләргә йөрим, бассейнда йөзәргә яратам. Быел гаиләбез белән Сочига бардык. Табигать торышы (циклон) башта куркыттты. Нык борчылдык! Яңадан яхшы ял иттек, Олимпиада корылмаларын, паркдендрарийларны карап йөрдек. Әлбәттә, диңгездә күп коендык!

Быел яңа уку елы алдыннан безнең мәктәпкә яңа директор билгеләделәр. Үзгәрешләр көтәбез. Укучылар ялын, спорт чараларын оештыруга үзгәрешләр булыр дип уйлыйбыз. Минем сыйныфташлар мәктәп эчендә укучылар өчен тиешенчә җиһазланган махсус ял бүлмәсе булырга тиеш диеп саныйлар. Ашханәдә ашау сыйфаты турында фикеребез төрлечә. Шулай да менюда ризыкны сайлау мөмкинлеге киңәйтелсә шәп булыр иде...

Дария Лезина, 7А сыйныфы укучысы

 

Мин - позитив кеше

 

Минем әбибабай Татарстанның табигате бик матур яклардан – Мамадыш районы Катмыш авылыннан. Анда зиратта безнең нәселдән күпләр җирләнгән. Аларның каберләрен без саклап карыйбыз.

Әнием хәзер «Танеко» берләшмәсендә эшли. Башлангыч сыйныфларда мине буллит проблемасы борчый иде. Шуңа күрә, спорт түгәрәкләренә язылып, шөгыльләнә башладым. Футбол уенын бик яратам.

Мин төрле материаллардан модель-макетлар ясауны хуп күрәм. Картоннан, агачтан машиналар, сугыш кораллары матур килеп чыга. Әле менә картоннан машина салоны макетын ясау белән шөгыльләнәм. Дустым Тимур эчке яну двигателенең чынлап эшли торган моделен ясарга тырыша, мин аңа ярдәм итәм. Киләчәктә төзүче яки дизайнер булырмын дип уйлыйм.

Мәктәптә татарча шигырьләр уку бәйгесендә, Тукай иҗатына багышланган чараларда катнаштым. Миңа хәтта Шүрәле ролен башкаруны йөкләделәр!

Уку елы башланганда мине борчыган сораулар – мәктәп программасы катлаулы булу. Кайчак укытучылар белән уртак тел таба алмау проблемалары да була. Тик мин позитив кеше, һәм киләчәктә барысы да яхшы булыр дип уйлыйм!

Раил Сәрвәретдинов, 6В сыйныфы укучысы

 

Һөнәрем – санлаштыруга бәйле була

 

Без узган ел Кама Аланы бистәсеннән Түбән Камага күчеп килдек. Мин 11нче мәктәпнең 8 нче сыйныфында укый башладым. Сыйныфташларым белән тиз уртак тел таптык.

Бүген мине нәрсә борчый соң? Беренчедән, киләчәктә нинди һөнәр сайлау нык уйландыра. Минем әтием күп еллар укытучы булып эшли. Башлангыч сыйныфларда укыганда минем дә укытучы булу хыялы бар иде. Тик югары сыйныфларда аңладым: үзеңнең бар көчеңне куеп, зур түземлек таләп итә торган бик җаваплы һөнәр икән ул. Хәзер компьютер программалары белән кызыксынам. Киләчәк һөнәрем дә цифрлаштыру технологияләре белән бәйләнгән булыр дип уйлыйм. Ә көндәлек борчыган проблемалар күп инде ул. Бигрәк тә яшүсмер кызларны. Бүген, мәсәлән, яңа уку елына укучылар киеме сайлау, нинди прическа ясау турында баш ватам. Башка серләр дә бар, тик минем алар турында газета битләрендә сөйлисем килми...

Алия Мукусева, 9 нчы сыйныф укучысы

 

Без Мәскәүне күрдек

 

Миңа төгәл фәннәр, шулай ук тарих фәне ошый, төрле хәрби-патриотик темаларга багышланган конкурсларда катнашам. Яхшы укырга тырышам, тик мәктәпукудан тыш дөньяда башка зур проблемалар бар бит бүген. Мин аның сәбәпләрен әлегә ныклап аңлап бетермим. Ләкин сугыш зур нинди генә булса да, кайгы-хәсрәт алып килгәнен төшенәм. Бездә «ХХ гасыр мәктәбе» дип аталган музей бар, анда сугыш темасына багышланган экспонатлар күп. Интернеттан Кызыл армия сугышчыларының хәрби кораллары турында материалларны эзлим, өйрәнәм. Быел 9 нчы майда мин, энем һәм әтием белән Мәскәүгә, Җиңү парадын карарга бардык. Миңа бик ошады! Җәйге каникулда Кырымда, диңгез буенда ял иттек. Диңгез – искиткеч. Ял бик яхшы үтте, яңа уку елына көч җыеп кайттык.

Ислам Якупов, 6 В сыйныфы укучысы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев