Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Бала - гаиләнең көзгесе

Гаилә – ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Бала анда яхшыны да, начарны да, вөҗданлылык һәм тәрбиясезлекне дә күрә.

Тәрбия һәм баланы күздә тоту, үзара нык бәйләнгән булсалар да, икесе ике күренеш. Тәрбия һәрвакыт актив була, әмма аны күңел кайтаргычка әйләндермәскә кирәк. Балалар тормышыннан аерылмау, аны кызыксынып һәм игътибар белән күзәтү, кирәк очракта гына катнашу зарур.

Балалар тормышта очрый торган куркыныч хәлләр белән хәбәрдар түгел. Яшүсмерне исә тагын да катлаулырак хәвефләр – кайчакларда зуррак малайларның шикле геройлыкларына охшарга тырышу, маҗараларга ашкынып тору, котырту сагалап тора. Яшүсмернең яшәвен күзәтмәсә, өлкән кеше катлаулы хәлдә кала, кыен мизгелләрдә аңа ярдәм итү мөмкинлеген югалта. Алар үз чиратында, өлкәннәрнең үзен күзәтмәвен белеп, кылган гамәлләре өчен кемдер каршында җавап бирү кирәклеген тоймый башлый. Чит кешеләр йогынтысына тиз бирелә.

Баланың өлкәннәр күзәтүеннән башка ирекле тормышы аны мәктәптән аера, урам иркенә ташлый, тайгак юлга этәрә. Күзәтмәү тагын шуның белән дә куркыныч: яшүсмерләрнең кайберләре әхлакый яктан гарипләнгән хәлдә тормышка аяк атлый.

Үз балаларының ни белән кызыксынуларын, аларның даими шөгыль һәм ял итү урыннарын белгән, укытучылары, иптәшләре һәм аларның гаиләләре белән бәйләнештә булган ата-аналар балаларының ничек яшәгәнен күреп торалар. Моңа үз гаиләңдәге ышаныч һәм дуслык халәте дә, яшьтән өйрәтелгән режим һәм тәртипкә гадәтләнү дә ярдәм итә.

Ата-аналар балаларны хата ясаудан саклап калырга тели. Аларның омтылышлары табигый.Моны эшләргә мөмкинме? Күп нәрсәне мөмкин, ләкин бөтенесен дә түгел.

Бүгенге көн яшьләренең күбесен әти-әниләре белән мөнәсәбәтләре борчый. Алар әти-әниләренең кирәгеннән артык тикшереп, күзәтеп торуларын, күп теләкләрен үтәргә теләмәүләрен ассызыклап үтә. Күбесе өлкәннәрнең мондый күзәтүен бөтенләй кабул итә алмый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X