Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Арбаны – кыштан, әзерлекне уку елы башыннан...

Газетабызның актив хәбәрчесе, хәзерге вакытта КФУ студенты Азалия Котлыәхмәтова шәһәребезнең чыгарылыш сыйныф укучыларына студент тормышы турында аңлата.

Әле узган ел гына мин дә мәктәп укучысы идем. Чыгарылыш сыйныфта укыганда ук инде мин киләчәктә нинди һөнәр алачагымны төгәл белеп, шуңа әзерләндем. Мәктәптә укуның соңгы елы иң җитди, иң авыр чор. Беренче көннән үк тырышып укырга кирәк.

Әйдәгез, әле кичә генә мәктәптә укыган, бүген инде башкалабыз Казанның югары уку йортларында белем алучы яшьләребезгә сүз бирик.

Альбина Минаева, 18 яшь, КФУның 1 курс студенты: Курыкмаска. Тәвәккәлли белергә кирәк, хаталар булу куркыныч түгел. ВУЗ – киң, тирән белем алу, кызыксынулар формалаштыру мөмкинлеге ул. Бу мохиткә керергә һәм билгеле дәрәҗәдә белемнәр алудан курыкмаска кирәк.

Рамилә Нәбиуллина, 18 яшь, КГЭУның 1 курс студенты: Кызыксынучан булырга һәм күбрәк укырга кирәк. Укучылар хәзер әдәби әсәрләрне аз өйрәнәләр – бу начар. Фильмнарны күбрәк карау һәм китап уку яхшы. Бигрәк тә элекке, совет чоры киносына игътибар итү мөһим. ВУЗ мәктәптән әллә ни аерылмый. Шулай ук укырга, язарга, биремнәрне үтәргә кирәк. Аерма шунда гына, биредә барысын да өйрәнмисең, бары тик үзеңә кирәк булганын гына. Иң мөһиме – син киләчәктә кем булырга телисең, шуны төгәл белергә тиешсең.

Данила Трушин, КНИТУ-КХТИның 2 курс студенты: Лекцияләрне конспектлаштырыгыз, еш кына контроль эшләрдә яки сессиядә укытучылар аларны файдаланырга рөхсәт итә, дәфтәрләр әзерлекне бик нык җиңеләйтәчәк. Үтелгән темада мөһим урыннарны соңыннан аларга җайлы һәм тиз әйләнеп кайту өчен башка төс белән билгеләп барыгыз, табарга ансат булачак. Предметлар буенча өстәмә әдәбият укыгыз, уку процессына гына ышанмагыз, күбрәк белгән саен – имтиханнарны бирү уңышлы булачак.

Азалия Котлыәхмәтова, КФУның 1 курс студенты: Укуда һәм имтиханнарга әзерлек вакытында тагын бер уңайлылык – ул алмаштырырга мөмкин булган блоклы дәфтәрләр, аларны куллану гади һәм конспектларны төркемләп саклау өчен уңайлы. Әгәр дәфтәр тәмамланса да куркыныч түгел, яңа битләр блогын сатып алып, аларны алмаштырып куярга була. Шуның белән чыгымнар да азая, һәм вак дәфтәрләр өеменнән дә котылып булачак.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына киңәшләр:

• Санлаштыру (цифровизация) дөньясына чумыгыз. Гадәти булмаган яңа технологияләр кулланырга, һәрвакыт заман белән белән бергә атларга өйрәнегез.

• Тирә-ягыгыздагы кешеләр белән уртак тел таба белергә кирәк, яңа танышулар да комачау итмәс. Алардан күп кенә мөһим мәгълүмат алырга мөмкин. Сезнең бу алмашуыгыз икегезгә дә файдалы булачак.

• Үзегезгә нык ышаныгыз. Сез булдырасыз! Югары уку йортына керү алай ук кыен түгел. Анда укуы күпкә авыррак булачак.

• Барысын да йөрәгегезгә якын алмагыз, бу дөнья бетү түгел, ә бары тик сезнең тормышыгызның бер өлеше генә.

Беренче курс студентлары колагына

1) Парларны (дәресләрне) калдырмагыз, һәр пар үзенчә әһәмиятле. Укытучылар студентларның йөрүенә, бигрәк тә беренче курста, бик җитди карыйлар. Лекцияләрдә утыручылар һәм парларда актив катнашкан өчен студентлар мөһим баллар җыя, алар ярдәмендә сессиядә «автомат» билге (зачет) алырга яки имтиханны җиңелрәк тапшырырга мөмкин. Шулай ук кайбер укытучылар, сездәге активлыкны күргәч, үзләре дә ташламалар ясарга омтылалар.

2) Актив студентлар тормышы алып барыгыз. Төрле чараларда катнашыгыз, өстәмә түгәрәкләргә йөрегез, алдыгызда ачылачак яңа, студент тормышын өйрәнегез. Бу сездә киләчәктә, еллар узгач, елмаю белән искә алырлык яңа һәм онытылмас хис-кичерешләр һәм мизгелләр тудырачак. Шулай ук эш бирүчеләр сездә актив, көләч, тырыш кеше күрсәләр, бергә эшләп карарга тәкъдим итәргә мөмкин.

3) Алынган мәгълүматны даими истә тотыгыз. Барысын да соңгы көнгә калдырмагыз, чөнки еш кына бер кич эчендә өйрәнеп булмый торган шактый зур күләмдәге лекция материалын бирергә мөмкиннәр. Һәрвакыт камилләшегез. Сессия ахырында уку буенча бурычлы булып калмас өчен, яңа темалар өйрәнгәндә барысын да аңлап, конспектлаштырып барыгыз.

Югары уку йортларында сезгә нәрсәләр кирәк булачак?

1. Ноутбук. Югары уку йортында интернет буенча биремнәр күп бирелә, шулай ук онлайн парлар була. Ноутбук белән уңайлы һәм үзең белән дәфтәр булмаганда конспектларны язып барырга була.

2. Көндәлек. Анда сез үз планнарыгызны һәм өй эшләрен яза аласыз, шулай итеп сез вакытны дөрес бүләчәксез.

3. Спорт киеме. Югары уку йортында да физик культура дәресләре бар һәм аның турында онытырга ярамый, чөнки аны калдырсагыз, сезне укудан чыгарырга мөмкиннәр. Шуңа күрә, спорт формасы һичшиксез кирәк.

Психолог тәкъдиме

Бер ай үтте, ә син укуга берничек тә кереп китә алмыйсың? Алайса исеңдә тот!

1) Кичекмәстән блокнот сатып алырга кирәк. Анда эшлисе эшләреңне язып куй. Шулай булганда, син күбрәк эшләргә өлгерә аласың. Анда өй эшен, очрашуларны язып куярга була. Көнегезне планлаштырсагыз, буш вакытыгыз күбрәк калачак!

2) Көндәлек режим булдырыгыз. Өй эшләрегезне берүк вакытта эшләргә гадәтләнегез. Шулай итеп, сезнең организм шул сәгатьтә шөгыльләнүгә җайланыр. Баштарак авыр булса да, соңрак җиңел булачак.

3) Үзегез ирешергә теләгән нәрсәләр исемлеген төзегез. Аларны кәгазь битенә язып куегыз һәм күз алдыгызда тотыгыз. Укырга теләмичә, ялкауланып утырганда, аларны яңадан кабатлагыз. Уйлап карагыз әле: ни өчен тырышып укырга кирәк? Яхшы университетка керү, стипендия алу яки эшне алыштыру өченме? Сәбәпләрне мөмкин кадәр күбрәк – мөһимнәрен дә, кечкенәләрен дә язып куегыз.

4) Бар нәрсәдән нинди дә булса кызыклы мизгел табыгыз. Гадәти булмаган нәрсәләрне күрү өчен биремгә башка яктан карагыз. Мәсәлән, әгәр сез күңелсез китап укыйсыз икән, каһарманнар белән уртак сыйфатлар табарга тырышыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев