Туган як

«Акча бирү: баланы бозумы, әллә стимулмы?»

Акча – кешелек, җәмгыять тарафыннан уйлап чыгарылган алыш-биреш, сату-алу берәмлеге.

Шушы сату-алу, алмашу күренешен әти-әниләр һәм балалар арасында да күзәтергә мөмкин. «Яхшы» һәм «Бик яхшы» билгеләре өчен өлкәннәр балага күпмедер күләмдә акча бирә, ә «Канәгатьләнмәслек» билгесе өчен, киресенчә, акчаны ала. Бу тырышып укырга, һәрвакыт яхшыга омтылырга стимул, ди әти-әниләр. Бу исәптән фикерләр икегә бүленә. Балага акча кирәк түгел, аларны әти-әни тулысынча тәэмин итә, диючеләр дә бар. Базар икътисады шартларында, бәлки, баланы яшьтән акча тотарга, аның кадерен белергә өйрәтү кирәктер?! Шәхси бюджет балада җаваплылык, әти-әни алдында исәп тота белү, акчага сакчыл караш тәрбияли дип алсак, бу бер дә начар түгел. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: укучы үз белеме, хезмәте белән акча эшләүдә ялган юлга кереп китмәсме? Белем алу процессы, хезмәт тәрбиясе спекуляциягә әйләнмәсме? Минемчә, бу җитди сорауны хәл итүдә баланың максатын, теләк-омтылышларын, холкын исәпкә алырга һәм, ахыр чиктә, балага зыян китерми торган иң отышлы юлны сайларга кирәк.

Гөлназ Рәшит кызы Хәйруллина, Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең татар теле укытучысы

 

Файдага булса, комачауламый

 

Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары әнә шул сорауга җавап бирде.

Дауд Хәбибуллин, 8 А сыйныфы укучысы: Минем фикеремчә, балага шәхси акча бирергәме яки бирмәскәме – бу ике яклы мәсьәлә, ул сорау күп кенә ата-аналарны борчый. Күпме бирергә? Ул аларны нәрсәгә тотарга җыена?

Беренчедән, балаларга «кесә акчасы»н артык күп бирергә ярамый, бу баланың дөньяга һәм, гомумән, акчага мөнәсәбәтенә йогынты ясарга мөмкин. Беренче чиратта, баланың нәрсә белән мавыгуын, кызыксынуын белергә кирәк. Аның зарарлы гадәтләре юкмы, бу да ата-аналар өчен бик авыр тема. Минем фикеремчә, әгәр бала артыннан дөрес күзәтү алып барылмаса, аның белән сөйләшү-фикерләшү булмаса, шәхси бюджет баланы, бозарга мөмкин. Әмма икенче яктан карасак, ата-ана балага акча биреп, баланың алдагы тормыш әзерлегенә йогынты ясый. Бала үз акчасын дөрес итеп кулланырга өйрәнергә тиеш.

Шәхсән миңа «кесә акчасы»н 12 яшьтә бирә башладылар. Иң башта әни белән минем арада килешү төзелде, әгәр мин аны бозсам, акча бирү туктатыла иде. Атна азагында йомгак ясалды. Шулай итеп, мин акчаның кадерен белеп тотарга өйрәндем, тормышка җитди караш, мөстәкыйльлек барлыкка килде.

Әти-әниләргә балаларына шәхси акча бирергә киңәш итәм, әмма дә ләкин, игътибарлы булсагыз гына.

Регина Шәйхелисламова, 8 Б сыйныфы укучысы: Шәхси бюджет – бала өчен, беренче чиратта, стимул. Ул акчаны тота белергә өйрәнә. Яшь вакыттан ук керемнәреңне һәм чыгымнарыңны контрольдә тоту бик мөһим. Бу балаларга киләчәк тормышы өчен зур тәҗрибә тупларга, ә әти-әнигә балаларын бюджет акчасын дөрес куллануда ярдәм булып тора. Кечкенәдән үзе акча тотарга өйрәнмәгән кеше киләчәктә дә аның кадерен белмәскә мөмкин. Шәхси бюджеты булган бала акчаның нинди хезмәт белән табылуын һәм нинди очракларда чикләргә мөмкин булуын аңлый. Алга таба чикләүләр балага кирәкмәгән чыгымнарны булдырмаска ярдәм итә. Шәхси бюджет чикләнгән вакытта баланы бозмый, киресенчә, стимуллаштыра, ләкин бу чикләүләрне дә дөрес куллана белергә кирәк.

Эльвина Әхтәмова, 8 Б сыйныфы укучысы: «Акча бирү: баланы бозумы әллә стимулмы?» дигән сорауга мин, әлбәттә, стимул дип җавап бирер идем. Шәхси бюджет булу бала өчен җаваплылык та, өлгерлек тә һәм иң төп максатлардан берсе булып тәрбия тора. Кирәкле тәрбияне безгә бары тик әти-әни генә бирә ала. Алар өйрәткән тәрбия һәм чыганаклар булмаса, шәхси бюджет баланы, киресенчә, тискәре юлга алып китәргә мөмкин.

Рәмилә Садыйкова, 8 Б сыйныфы укучысы: Минем фикеремчә, балага акча бирү – аны бозу дип уйламыйм. Минем үземнең дә шәхси бюджетым бар. Үз бюджетың белән эш итү балаларны, чыннан да, кирәк булган әйберләрен сатып алырга, акчаны ничек янга калдырырга яки ничек дөрес бүләргә өйрәтә. Кечкенәдән кибеткә кирәк-яракка җибәрү балада акча кыйммәтен аңлауны формалаштыра этәргеч булып тора.

 

«Акчаны юк-барга тотмас идем»

 

3 А сыйныфы укучыларының фикерләре белән танышып үтик.

Динар Әхмәтшин: «Бала кулына акча бирү: баланы бозумы, әллә стимулмы?» – дигән сорауга җавап бирергә бик авыр, ләкин миңа кызык булып китте. Баланың үзенең шәхси бюджеты кайдан барлыкка килә ала соң? Керем чыганаклары төрле булырга мөмкин. Туган көн яки бәйрәм уңаеннан, бүләкне акчалата бирәләр. Мәктәптә яхшы билгеләргә укыганга яки өйдә ярдәм иткән өчен ата-аналар акча бирергә мөмкин. Ярминкәләрдә кулдан эшләнгән иҗади эшләрне сатудан да акча керә ала. Әлбәттә, мин акчаны юк-барга тотмас идем, акчаны файда белән тотарга өйрәнер идем. Ләкин билгеләр өчен түләргә ярамый дип саныйм. Балаларга яхшы билге өчен акча биреп торсалар, ул үзе өчен түгел, ә әти-әнисе акча бирсен өчен укый дип уйлыйм.

Камил Гайнетдинов: Миңа 9 яшь. Шуңа күрә шәхси бюджетымны туган-тумачамның туган көнемә биргән, әти-әниемнең кушкан эшләрен төгәл итеп эшләвем, дәү әнием янына кайткач, бәйрәмнәргә бирелгән акчалардан җыям.

Акчаның безнең гаиләгә әти-әниемнең хезмәт көче белән кергәнен аңлыйм, шуның өчен бюджетымны әнием белән киңәшләшеп тотам.

Минем өчен шәхси бюджет кирәкле дип уйлыйм, чөнки, беренчедән, ул миңа стимул бирә, икенчедән, дөрес итеп планлаштырырга һәм акчаны ничек тотарга өйрәтә.

Эльвина Ибраһимова: Мин уйлаганча, шәхси бюджет ул – балалар өчен стимул. Чөнки тырышлыгы һәм хезмәте өчен бирелгән акча һәрбер кешегә кадерле була. Минем тырышлыгым өчен, яхшы укыган өчен әти белән әни ай ахырында акча бирәләр. Миңа биргән акчаларны җыярга өйрәндем. Берәр әйбер алыр алдыннан, башта уйлыйм: «Ул әйбернең миңа кирәге бармы?» Мин кирәкмәгән әйберне алырга тырышмыйм. Шулай уйлаганда гына акчаны җыеп була. Минем хыялым – җыйган акчама телефон алу. Бу максатыма ирешергә тырышам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: