Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зурлап уздырдылар

Түбән Камада Россия Гражданлык хәле актларын теркәү органнарының (ЗАГС) 100 еллыгын билгеләп үттеләр. «Йөрәкләрдә мәхәббәт һәм наз булганда...» исемле зур бәйрәм Халык иҗаты йортында узды. Фойеда кунакларны ЗАГС хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алды. Биредә «Мәхәббәт челтәре» исемле туй киемнәре һәм «Язмышларны берләштерүче һөнәр» дигән ЗАГС идарәсенең фотокүргәзмәләре оештырылды. Шул...

Түбән Камада Россия Гражданлык хәле актларын теркәү органнарының (ЗАГС) 100 еллыгын билгеләп үттеләр. «Йөрәкләрдә мәхәббәт һәм наз булганда...» исемле зур бәйрәм Халык иҗаты йортында узды.
Фойеда кунакларны ЗАГС хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алды. Биредә «Мәхәббәт челтәре» исемле туй киемнәре һәм «Язмышларны берләштерүче һөнәр» дигән ЗАГС идарәсенең фотокүргәзмәләре оештырылды.
Шул ук кичне Халык иҗаты йортында яңа гаилә учагы да кабызылды - бу көнгә язылышырга гариза биргән Салиховларның никахы теркәлде. Шкурко гаиләсенә игезәкләре дөньяга килү уңаеннан туу турында таныклык тапшырылды. Бәйрәмдә ЗАГС идарәсе ветераннары да катнашты. Ә булачак әниләр һәм күптән түгел генә сабыйлары туган гүзәл затлар нәниләре белән «Бишек җыры» көе астында матур итеп сәхнәдән үттеләр.
Бәйрәмдә шулай ук шәһәребез артистлары да чыгыш ясады. Теләгәннәр исә фойеда оештырылган махсус мәйданчыкта фотосессиядә катнашты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев