Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зурлап үткәрәләр

23 февральдә Түбән Камада беренче тапкыр ир-атлар фестивале узачак. Ул Ватан сакчылары көненә һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

«Кама кылычы» фестивалендә салкын корал һәм хәрби техника күргәзмәләре, тимерчеләр остаханәсе, балалар өчен кышкы уеннар, урам сәүдәсе оештырылачак, авто-граф-сессия һәм бокс буенча дөнья чемпионнары белән тренировкалар узачак, концерт күрсәтеләчәк.
Дәрәҗәле кунаклар арасында җырчы Александр Маршал һәм дөнья чемпионы, өч тапкыр Европа чемпионы, бокс буенча 1996 елгы Олимпия уеннары җиңүчесе Алексей Лезин бар. Бу көнне Халык иҗаты йортының тамашачылар залында «Муз завод» интернет проекты финалы видеога яздырылачак, анда Россиянең һәм Татарстанның 24 җырчысы катнашыр, дип көтелә.
«Рус баһадирлары» экстремаль тамашасын Гиннесның рекордлар китабына 11 тапкыр кертелгән Александр Муромский, Дмитрий Терехов һәм Александр Кириллов тәкъдим итәчәк.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев