Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зурлап үткәрделәр

Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме үтте. Төп чаралар шәһәребезнең үзәк паркында оештырылды.

Балалар өчен шәһәр пешекчеләре шашлык, хинкали кебек ризыкларны пешерү, лимонад ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. «Гаилә сәламәтлеге» почмагында һәркем буен, авырлыгын, кан басымын үлчи алды. Якында гына яшь рәссамнар үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Футбол уенын яратучылар да шөгыль таптылар.
Төп чара паркның амфитеатрында узды. «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурста җиңүче парларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырдылар: алар арасында – «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә, шиннар заводында хезмәт куючы династияләр, укытучылар һ.б. бар. 
«Гаилә безне саклый, ярдәм, терәк була, көч бирә. Шуңа күрә без дә аны сакларга, якын кешеләребезне яратырга һәм аларга тугры булырга тиешбез!» – диде котлау сүзендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина.  
Ә сәхнәдә бер-бер артлы балага исем кушу, ярәшү йолалары узды, булачак әниләр, игезәкләр чыгыш ясап, тамашачыларны сокландырдылар. Болар барысы да шәһәребез артистлары җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды. Быел бәйрәмдә балаларны уллыкка алган гаиләләр дә бар иде. Аларга Рәхмәт хатлары, сертификатлар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X