Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үзләре җитештергәнне тәкъдим итәләр

Елдагыча, Түбән Камада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар элекке урыннарда – Үзәк һәм Бызов базарларында, Көньяк урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге мәйданчыгында уза. Оештыручылар шәһәребездә ярминкәләргә ихтыяҗ зур дип ышандыралар. Узган ел 95 миллион сумлык (856,6 тонна) азык-төлек сатылган булган.

Шимбә көнне «Магнит» янындагы ярминкәне карап кайту нияте белән, мин дә кибет каршындагы мәйданчыкка киттем. Үзеңнең бакчаң булгач, кирәк әйбер дә юк кебек. Тик шулай да бәяләрне белешеп кайту зыян итмәс.
Бәйрәм кәефе тудырып, ерактан ук татарча җыр яңгырый. Моны ишеткәч, кәефләр күтәрелеп китте. Бәйрәмнәрдә саф татарча, үзебезнең ана телебездә җыр ишетү икеләтә җанга рәхәт.
Рәт-рәт булып тезелгән «ларек»ларда районыбызның фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар үзләре җитештергән азык-төлекне сатуга куйган. Бәрәңге, суган, кишер арзан гына бәядән, күпме телисең, шулкадәр ал. Әйтик, алыпсатарлар базарда яз көне, орлык суганының килограммын 500 сумнан сатты. Ә монда, рәхим ит, суганның бер килосы – 15 сум. Азапланып, җәй буе үстереп, су сибеп, чүбен утап мәшәкатьләнәсе дә юк. Рәхәтләнеп, арзан гына бәягә кышлык запас әзерләп куярга мөмкин.
Әлегә итне берничә урында гына күрдем. Алары да дуңгыз һәм тавык ите генә иде. Тавыгы бик матур, чагыштырмача, бәясе дә арзан. Бераз соңрак, көннәр суыта башлау белән сыер ите дә булачак дип ышандырдылар сатучылар. Ярминкәләр шимбә генә түгел, якшәмбе дә узачак.
Шәхсән, мин сатуда кыяр, помидор, татлы борыч, сарымсак күренмәсме дип килгән идем. Бар иде, әмма бер-ике урында гына. Көн эссе булгангадыр инде, сөт ризыклары да күренмәде. Узган елгы ярминкәләрдә авыл сөте-каймагы алып рәхәтләнгән идем. Тәмле сөттән оетылган авыл катыгы булса – шәһәр халкы кырылып алыр иде. Бәлки сыр ясаучы осталар да бардыр. Нигәдер, бал сатучылар да күзгә чалынмады. Өстәлеңдә кәрәзле бал булса, чәй эчүләре тәмле! Әллә мин генә күрмәдем, әллә районыбызда быел бал сатучы юк – белмәссең.
Бу бит әле беренче генә ярминкә. Киләчәктә ул шактый баер дигән өмет белән, мин дә үз бакчама әле һаман казылмый яткан бәрәңгене алырга дип киттем.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фотоларда: ярминкә күренешләре.
С. Шумкова, Р. Исламов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X