Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үзәк һәм клуб ачылды

Халыкара гаилә көнендә Түбән Камада «Небо» үсмерләре клубы һәм 34нче, 35нче, 35а микрорайоннарда җәмәгать үзәкләре ачылды. Студентлар урамындагы 49нчы йортта урнашкан бу оешмаларның эшли башлавы 18 мең кешене үз эченә алган микрорайоннар өчен, чын мәгънәсендә, күптән көтелгән олы вакыйга булды. Аларны ачу тантанасында чыгыш ясап, муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира...

Халыкара гаилә көнендә Түбән Камада «Небо» үсмерләре клубы һәм 34нче, 35нче, 35а микрорайоннарда җәмәгать үзәкләре ачылды.
Студентлар урамындагы 49нчы йортта урнашкан бу оешмаларның эшли башлавы 18 мең кешене үз эченә алган микрорайоннар өчен, чын мәгънәсендә, күптән көтелгән олы вакыйга булды. Аларны ачу тантанасында чыгыш ясап, муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина халыкны җитәкчелек исеменнән котлады: «Небо» клубы яшь түбәнкамалыларның вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздыру урыны булыр дип өметләнәм. Ә җәмәгать үзәгенә, өлкәннәр, һәркайсыгыз үзегезне борчый торган проблемаларны хәл итү өчен килә алырсыз». Үз чыгышына өстәп, ул «Небо» клубына муниципаль район башлыгы исеменнән 100 мең сумлык сертификат (оргтехника алу өчен) тапшырды.
«Небо»да хәзер үк инде балалар һәм үсмерләр кулланма сәнгать, театр, хореография һ.б. белән шөгыльләнә алачаклар. Ә үзәктә - җирле үзидарә советы рәисе, балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор, хокук органнары белән арадашчы белгеч эшләячәк. Шулай ук, биредә депутатның халыкны кабул итү бүлмәсе дә урнашкан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X