Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Журналистлар да шахмат уйный

Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлеге оешуы турында хәбәр иткән идек инде. Ул хәзер үз составына лаеклы ялдага өлкән буын журналистларны һәм әле яңа гына әгъзалыкка кабул ителгән яшь җурналистларны берләштерә.

Шушы көннәрдә җурналистлар берлеге бүлеге инициативасы белән, шәһәребездәге массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре арасында шашка-шахмат ярышлары уздырылды. Әлеге интеллектуаль бәйгедә өлкәннәр белән берлектә хезмәткәрләрнең балалары да катнашты.

ТР Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, НТР медиахолдингы директоры Наталья Реджеп-Алиева бәйгегә катнашырга килүчеләргә ярышларда уңышлар теләгәч, ярышларның баш судьясы, Нурулла Гаптуллин ярышларда катнашачак өлкәннәрне һәм балаларны исемлеккә кертте, жирәбә салу юлы белән уен графигын төзеде. Шашка уенында катнашучылар бер-берсен җиңгәнче уйнадылар. Ә шахматта җиңүчеләрне «тизләтелгән уен» системасы буенча, вакытка һәм очколарга карап билгеләделәр.

Киеренке уеннардан соң җиңүчеләр ачыкланды. Шашка уенында җиңүчеләр: балалар арасында – Роман Кодряну, өлкәннәр арасында – НТРның баш бухгалтеры Гөлнар Шәйгалләмова; шахмат буенча: балалар арасында – Ярослав Ермаков, өлкәннәр арасында НТР юристы Рамил Галиев. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Автор фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев