Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үзгәрешләргә әзерме? Әзер!

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин журналистлар өчен шәһәрдәге төзелүче һәм төзекләндерелүче объектлар буенча күчмә утырыш уздырды.

Европадан калышмыйбыз

«Кама» шәһәр пляжын төзекләндерү эше дәвам итәчәк. Быел ул 250 метрга озынрак була. Мәйданны тулысынча яңартып, Европа илләре стандартларына туры китерәчәкләр. Хәзерге вакытта водолазлар Кама төбен чистарта. Тиздән ком кайтартыла. Башка эшләр дә шушы көннәрдә башланып, 1 июльгә кадәр тәмамланырга тиеш. 
Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында пляжны яңартуга республика бюджетыннан 25,5 миллион сум бүлеп бирелгән. Ял итү өчен биредә барлык шартлар тудырыла: төзүчеләр уен һәм спорт мәйданчыклары төзеләчәк дип вәгъдә итә. Узган елдагыча, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә игътибар артачак. Пляжда видеокамералар да урнаштыру планлаштырыла.  

Мәдәни тормыш – бер бинада

Айдар Метшин Красный Ключ мәдәният йортын да карады. 1977 елда ишекләрен ачып җибәргән бу бина 20 ел элек яңартылган булган. 
Хәзерге вакытта эшчеләр аның эчке ягында эшли. Капиталь ремонтка 31 миллион сум акча кирәк, әмма республика бюджеты 20 миллион сум гына бүлеп биргән. Түбән Кама муниципалитеты да үз өлешен кертәчәк: төрле җиһазлар, мебель, техника белән тәэмин итәчәк.  
«Кешеләр традицияләрне саклап, иҗат белән шөгыльләнсен өчен без иң яхшы шартлар тудырабыз. Эшне «бишле»гә башкарырбыз», – диде Түбән Кама мэры. Район мәдәният йортында җирле артистлар репетицияләр уздыра, студиядә арзан бәягә җырларын яздыра, зур сәхнәдә концертлар куя алачак. Зур булмаган кичәләрне уздыру өчен кечкенә залы бар. Бию белән шөгыльләнү өчен көзгеле зал да булачак. Китапханә, музей, остаханә...Красный Ключ халкына яңартылган мәдәният йорты ял итәр өчен яраткан урыннарына әйләнер дияргә нигез бар. Планнарда – кино күрсәтү өчен җиһазлар сатып алуга грант оту. Яңартылган бинаны Республика көнендә ачарга җыеналар. 

Уңайлы һәм матур 

Түбән Камада республика программасы кысаларында сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ремонт эшләре дәвам итә. Шәһәр җитәкчеләре хатын-кызлар консультациясе һәм туберкулезга каршы диспансерда булды.  
Туберкулезга каршы диспансер 1981 елның декабрендә төзелгән. Соңгы мәртәбә аңа ремонт 16 ел элек ясалган. Быел исә аны зур үзгәртүләр көтә: балалар һәм олылар бүлекләре аерым булачак. Керү урыны киңәйтеләчәк, регистратура бүлеге булдырылачак. «Көчле ихтыярлы» кешеләр өчен дә шартлар тудырылачак. Капиталь ремонт башта бинаның ике катына (ике мең квадрат метр) ясалачак.  Моңа республика бюджетыннан 71,3 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта барлык тәрәзәләр алыштырылган; җилләтү, җылылык, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары, электр җиһазлары көйләнгән. Эшләрнең беренче өлеше җәй башында тәмамланачак, аннары августка кадәр бинаның сул як өлеше һәм алгы ягын төзекләндерү планлаштырыла. 
Хатын-кызлар консультациясендә дә быел күп эш башкарылды. Учреждение 2002 елдан бирле эшли. Быел барлыгы 2686 квадрат метрга ремонт ясалачак, моңа 76 миллион сум сарыф ителәчәк. Биредә шулай ук керү урынын һәм фойены зурайту, «көчле ихтыярлы» кешеләр өчен шартлар тудыру планлаштырыла. Бинада тәрәзәләр, инженер коммуникацияләре алыштырылган, матурлау буенча эшләр башкарыла. Айдар Метшин бина янында да мәйдан яңартылырга, ял урыннары булырга тиешлегенә басым ясады.  
Быел Түбән Камада психо-неврология диспансерын, тире һәм венерология авырулары диспансерын да (Студентлар ур., 31 һәм Шинчылар ур., 43) капиталь ремонт көтә. 
Күчмә утырышта шулай ук табиблар өчен эш урыннары булдыру мәсьәләсе дә каралды. Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсендә кадрлар туплау буенча аерым стратегия кабул ителгән. Шәһәргә килүче яшь табибларга арендалы торак алу мөмкинлеге тудырыла. Хәзерге вакытта 37 белгеч аерым квартирда яши. 
Гомумән, шәһәрне быел зур үзгәрешләр көтә. Бу турыда – алдагы саннарда чыгачак язмаларда.
Руслан Исламов фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев