Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үзгәрүчән һава торышы

Бүген шәһәр урамнарына 32 берәмлек махсус техника чыгып, тагын кырыгы ишегалларында эшли. Шулай гадәти булмаган һава шартлары нәтиҗәләре белән көрәшүгә коммуналчылар бар көчләрен куялар. Аяк астының кар боткасына әйләнүе юлларда да куркыныч тудыра. Чөнки бүген иртәдән алып көне буе яңгыр яуды. Көтмәгәндә һава торышы үзгәрде дә куйды. Кичә җир өстен...

Бүген шәһәр урамнарына 32 берәмлек махсус техника чыгып, тагын кырыгы ишегалларында эшли. Шулай гадәти булмаган һава шартлары нәтиҗәләре белән көрәшүгә коммуналчылар бар көчләрен куялар. Аяк астының кар боткасына әйләнүе юлларда да куркыныч тудыра. Чөнки бүген иртәдән алып көне буе яңгыр яуды.

Көтмәгәндә һава торышы үзгәрде дә куйды. Кичә җир өстен ап-ак кар каплаган иде. Бүген буранны яңгыр алмаштырды. Мондый аномаль һава шартлары нәтиҗәсендә таякның авыр башы ишегалды җыештыручыларга төшкәндер, мөгаен. Бүген алар иртәнге биштән сафта. Эшнең кайчан бетәсе дә билгеле түгел.

Бүген урамда чын-чынлап яңгыр яуды. Юлларда хасил булган кар боткасын җыештыруга 32 берәмлек махсус техника җәлеп ителә, тагын кырыгы ишегалларында эшли. Иртәгәгә катырып та куйса, ә синоптиклар шулай фаразлый да, аварияләрне көт тә тор. Хәер, һава торышының кискен үзгәрүе, Түбән Камада зур юл-транспорт һәлакәтләренә китерми. Шулай да бөкеләрсез булмый. Иртән "Түбән Кама Нефтехим" буйлап машиналар рәт-рәт тора.

Зур юлга әзерләнүчеләргә исә сәфәрләреннән баш тартырга туры килә. Бүген иртән Самара белән Казанга билгеләнгән дүрттәге рейслар кичектерелә. Билетлар башка вакытка бирелә. Шуңа да автовокзалның эш режимы һава шартлары белән бәйле. "Бигеш" аэропорты исә штат режимында эшли. Соңгы тәүлектә монда рейслар белән тоткарлыклар теркәлми. Шулай да уңайсызлыклар булмый калмый. Узган кичне Мәскәүгә очкан самолет пассажирларына сәгать ярым самолетта утырырга туры килә. Буран сәбәпле, Ширәмәт аэропорты барлык очкычларны вакытында кабул итә алмый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев