Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Әзерлек тулы куәттә бара

30 августта түбәнкамалылар Республика көнен генә түгел, шәһәр көнен дә билгеләп үтәчәк. Бәйрәм чаралары Тынычлык проспектында парад белән башланачак. Елдагыча, анда предприятие хезмәткәрләре, укытучылар, табиблар, төзүчеләр катнашачак. Быел тагын бер колонна – дүрт аяклы дусларын җитәкләгән эт асраучылар колоннасы өстәләчәк.

Оештыручылар планы буенча, бәйрәм Нефтехимиклар паркына күчәчәк. Биредә ике фестиваль узачак. Беренчесендә кыска метражлы фильмнар күрсәтеләчәк. Шуларның берсе – Түбән Камада төшерелгән  «Урюк и курага» фильмы. Икенче фестивальдә шәһәрнең 14 рестораны пешекчеләре мастер-класслар уздырачак. Алар әзерләгән тәм-томнардан бушлай авыз итәргә мөмкин булачак. Шулай ук пешекчеләр кулинар шоу да әзерли. Гомумән, бу көнне чаралар Түбән Каманың барлык паркларында узачак. 
Шәһәрдәшләребез өчен Нефтехимиклар паркында зур концерт оештырыла. Башта җирле артистлар чыгыш ясаячак, аннары сәхнәгә махсус чакырылган кунаклар – «Пицца» төркеме чыгачак. Бәйрәм салют белән тәмамланачак. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X