Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Әзерлек тулы куәтенә бара

Түбән Каманың координацион совет утырышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек турында сүз алып барылды.

Совет утырышында юбилей чараларын югары дәрәҗәдә оештырырга, дигән максат куелды.
Шәһәребездә Җиңү мәйданындагы төзекләндерү эшләре, инде тәмамлану алдында. Исегездә булса, газетабызның алдагы саннарында Җиңү мәйданындагы булачак үзгәрешләр хакында язып чыккан идек. Шул яңалыкның берсе – мәйданда куелачак геройларның бюстлары озакламый башкалабыз Казаннан кайтартылачак.
31 гыйнварда шәһәребез зиратында Туганнар каберлеге ачылачак. Анда Великие Луки шәһәре янында һәлак булган 80 нче чаңгычылар батальонының 19 солдаты җәсәде күмеләчәк. Түбән Кама эзтабарлары бу солдатларның барысы да Татарстаннан булуын ачыклаганнар.
Бүгенге көндә шәһәребездә Бөек Ватан сугышын үткән ветераннарның бары тик 38 генә исән-сау. Хәзер инде бу сугыш турында истәлекләр, рәсми фактлар онытылмасын өчен балалар һәм аларның әти-әниләре белән дә патриотик тәрбия мәсьәләләрен күтәрү бурычы тора.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев