Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Әзерлек эшләре башланды

Илебез быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин җитәкчелегендә бу мөһим чараны үткәрү максатыннан оештыру комитеты утырышы булды.

Бүгенге көндә районыбызда 1344 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 45е – фронтовик, 1100 е – тыл хезмәтчәннәре.
«Безнең алда бик мөһим бурычлар тора. Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә үзебезнең игътибарыбызны һәм ихтирамыбызны күрсәтергә тиешбез. Бу максаттан барлык предприятиеләр, шәһәрдәшләребез, үсеп килүче буын берләшеп, кулгакул тотынып эш итик», – дип ассызыклады Айдар Метшин.
Киңәшмәдә бу көн уңаеннан үтәчәк чаралар планы турында фикер алыштылар, ветераннарга медицина ярдәме күрсәтү, юбилей медальләре тапшыру, шәһәр һәм авыллардагы һәйкәлләр һәм монументлар торышы турында сөйләштеләр. Шәһәр мэры сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә медицина ярдәме күрсәтү тиешле югарылыкта булырга тиешлеге хакында искәртте.
Түбән Кама муниципаль районында юбилей медальләре 1224 кешегә – сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә, Ленинград блокадасын кичерүчеләргә тапшырылачак.
Шәһәрнең баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов чыгышында «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзекләндерелүче Җиңү монументында барган эшләр турында бәян итте. Ул Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан, 1985 елда төзелгән, ә быел тулаем яңартылачак. Моңа республика бюджетыннан 75 миллион сум бүлеп биреләчәк. Монумент территориясендә район геройларына бердәм стильдә биш Советлар Союзы Герое һәм биш Дан Орденының тулы кавалерларына барлыгы 10 сын урнаштырылачак. Электрон хәтер китабы да куелачак. Бирегә килгән һәр кеше махсус павильонга кереп, интерактив җайланмадан үз туганы, якыны, танышы турында мәгълүмат таба алачак.
Шәһәр зиратында 80 нче аерым чаңгы батальоны сугышчыларының туганнар каберлеген булдыру планлаштырыла. Бу бригада 1941 елның 11 декабрендә Казанда оештырылган. Анда Татарстан, Башкортстан сугышчылары кертелгән.
Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗәнов авыллардагы 37 һәйкәл торышы белән таныштырды. Шуларның 13ендә капиталь, ә 19ында агымдагы ремонт бара. Оша, Ачи, Би авылларында яңа монументлар ачылачак икән.
Киңәшмәне йомгаклап, Айдар Метшин районда һәйкәлләрнең торышы бик яхшы булырга тиешлеген бурыч итеп куйды. Мәктәп укучыларын дә патриотик эшкә җәлеп итәргә чакырды.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев