Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үземне үз урынымда тоям

Түбәнкамалы Алена Рогожкина шәһәр электр транспорты предприятиесендә трамвай йөртүче булып ике ел гына эшли. Күптән түгел ул Түбән Новгородта узган «Их яхшы трамвай йөртүче» россиякүләм бәйгесендә җиӊү яулаган. Биредә 25 шәһәрдән 32 конкурсант катнашкан. Кечкенәдән үк трамвай йөртүче булырга хыялланган кыз, медицина өлкәсендә хезмәт куя. Тик язмышны алдап булмый икән,...

Түбәнкамалы Алена Рогожкина шәһәр электр транспорты предприятиесендә трамвай йөртүче булып ике ел гына эшли. Күптән түгел ул Түбән Новгородта узган «Их яхшы трамвай йөртүче» россиякүләм бәйгесендә җиӊү яулаган. Биредә 25 шәһәрдән 32 конкурсант катнашкан.
Кечкенәдән үк трамвай йөртүче булырга хыялланган кыз, медицина өлкәсендә хезмәт куя. Тик язмышны алдап булмый икән, тәвәккәлләп, курсларны тәмамлап, морадына ирешә. Шулай да, медик һәм трамвай йөртүче һөнәрләренеӊ уртак яклары бар дип саный: мәсәлән, кешеләргә хезмәт күрсәтү, аларныӊ гомерләре өчен җаваплы булу .
- 20 тонналы тимер машина белән беренче мәртәбә идарә иткәндә кичергән хисләрне әйтеп бетерерлек түгел. Йөртүче креслосына утырып, линиягә чыгам, бу вакытта бернидән курыкмыйм, үземне үз урынымда тоям. Автомобиль йөртү буенча 25 еллык стажым да ышаныч өстидер, техниканы яратам, - дип елмая Алена.
Җитди бәйгегә җибәрүләре турында ишеткәч тә, югалып калмый, киресенчә, ныклап әзерләнә башлый. Конкурс теория һәм гамәли өлешләрдән тора. Жюри әгъзалары бигрәк тә катнашучыларныӊ пассажирлар белән мөгамәләсенә игътибар итә. «Хезмәт күрсәтү культурасы» номинациясендә Алена Рогожниковага тиӊнәр булмый.
- Безнеӊ шәһәрдә пассажирларга хезмәт күрсәтү һәрвакыт югары дәрәҗәдә, шуӊа күрә авыр булмады. Без шулай ук ике тукталыш, алар янында урнашкан истәлекле урыннар турында сөйләргә тиеш идек. Мин Кама кунакханәсе һәм Елга порты тукталышларын сайладым, - ди ул.
Моннан тыш, жюри әгъзалары бәйгечеләрнең юл кагыйдәләрен, хезмәт законнарын, транспортка техник хезмәт күрсәтә белү дәрәҗәсен бәяләде.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Алена җиденче урынга ия булган. Яр Чаллы вәкиле 16нчы, казанлылар 27нче һәм 31нче урын алган.
Аленаныӊ уӊышларына туганнары, бигрәк тә уллары шатлана. Сүз уӊаеннан, алар әниләренең трамвай йөртүче булуы белән горурлана. Алена Рогожникованың ирешкән уӊышлары эшендә дә нәтиҗә бирә: Түбән Новгородтан кайткач, өченче класслы трамвай йөртүче «икенче класс»ка күчә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
фотолар "шәһәр элетротранспорт" предприятиясе архивыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев